Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кереме 30 мең сумнан кимрәк кешеләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

ЛДПР фракциясендә аена 30 меңнән дә кимрәк хезмәт хакы алган кешеләр өчен физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйлар. Шул хактагы закон проекты бүген, 27 июньдә, Дәүләт Думасы каравына тапшырылачак. Бу турыда «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән яза.

Билгеләп үтелгәнчә, инициатива авторлары айлык хезмәт хакы 30 мең сумнан артмаган гражданнар өчен НДФЛның нуль ставкасын билгеләргә мөмкинлек бирә торган төзәтмәләрне килештереп, «Россия Федерациясе Салым кодексының 217нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы законны эшләп бетерергә тәкъдим итә.

Парламентарийлар фикеренчә, шуның нәтиҗәсендә тыйнак хезмәт хакы ала торган россиялеләр, күбрәк акча саклау хисабына, үзләренең яшәү дәрәҗәсен арттыра алачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kereme-30-men-sumnan-kimrak-keselar-ocen-ndflny-gamaldan-cygaryrga-takdim-italar-5872895

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев