Кемнәр әйтер, эт этлеген эшләмәс дип?
Урамнарда йөрүче хуҗасыз этләр проблемасы кемне генә борчымый икән?!
Соңгы вакытта этләр турында вакытлы матбугат битләрендә дә күп язалар, телевизордан да күрсәтеп торалар. Этләргә төрле җирләрдә төрлечә караш булуын да беләбез. Өйрәтелгән этләрнең бер төрлеләре – миналарны, бер ишләре наркотик матдәләрне эзләп таба. Кайберләре бәла-казалар вакытында кешеләргә ярдәмгә килә.
Ләкин сүзем махсус өйрәтелгән андый этләр турында түгел. Кайберәүләр этләрне, балаларының теләген үтәп, көчек хәлендә ихатасына алып кайта да, үсеп, кирәксезгә әйләнгәч, үз иркенә чыгарып җибәрә. Шундый этләр күбәйде хәзер. Хуҗалары куып чыгарганнан соң, алар өчен чын мәгънәсендә “эт тормышы” башлана. Әле ашарга, әле җылы урын эзләп, ары- бире сугылалар. Ташландык этләрдән әкренләп өерләр барлыкка килә. Ә алар кайда нәрсә туры килсә, шуңа барып ябышалар: кош-кортларны да, йорт хайваннарын да ботарлыйлар. Кешеләргә ташланырга да күп сорамыйлар. Этләрдән балалар гына түгел, олы яшьтәгеләр дә зыян күреп тора. Зыян дигәненең башка төре дә бар бит әле. Теләсә кайда үләксә ашап йөргән этләр безгә төрле чирләр дә “бүләк итәргә” мөмкин. Аллам сакласын, котыру авыруы да ерак йөрмәс.
Быелга чыккач безнең Тат. Шуран авылында бер ана эт барлыкка килде. Моңа кадәр безнең авылда күренгәне юк иде. Аны кемнәрдер машина белән китереп ташлаган булырга тиеш. Озак та тормыйча, ул, балалап (авылдашларның әйтүенә караганда, алты баласы булган), үлгәннән калган өч көчеген ияртеп, безнең печән сараена килеп урнашты. Яталар хәзер печәнлектә. Закон буенча аларны атарга да, юк итәргә дә ярамый.
Бер сорау туа: закон аларны яклагач, хуҗасыз этләрне бер урынга җыеп асрарга кирәктер бит инде?! Бу җәнлекләрне яклый-саклый торган приют яки берәр оешма бардыр бит? Мин бу этне дә, көчекләрен дә тәрбияли алмыйм. Аларны караганчы, кош-корт, мал-туар асрыйм мин!
Әле мин үзебезнең ихатага ияләшкән эт турында гына яздым. Андый хуҗасыз этләр безнең район һәм авыл җирлекләрендә дә күптер, дип уйлыйм. Татарстан буенча андый этләрне санап та бетерерлек түгелдер.
Этләр генә түгел бит әле, авыл халкы ничә еллар инде төлкеләрдән зыян күрә. Элек төлкеләр ялан-басуларда тычкан тотып көн күрде. Хәзер исә басуларда тычканнар яшеренеп ятардай эскертләр юк. Чөнки икмәк урганда комбайннар саламны басуга чәчтереп бара, шунда ук җирләрне сөреп тә куялар. Шулай булгач, төлкеләргә аулар өчен тычкан да юк басуда. Шул сәбәпле алар, азык эзләп, авылга “елыша”. Кешедән дә курыкмыйлар: көпә-көндез бакчаларда, ишегалларында, урамнарда да йөриләр!
Кабат этләргә кайтып, шуны сорыйсы килә: безнең районда хуҗасыз этләр белән бәйле проблеманы хәл итәрдәй берәр оешма бармы икән? Бер караганда, кем дә булса законсыз төстә (ау салып) балык тотса, “Рыбнадзор”дан килеп җитәләр. Кош-котларны, кабан дуңгызларын, кыр кәҗәләрен, поши-боланнарны законсыз атсаң, “Охотсоюз”дан килеп тоталар. Гаеплеләргә закон каршында җавап бирергә туры килә. Хуҗасыз этләр проблемасын хәл итүгә алынучылар гына юк.
Зарип Гарифуллин.
Тат. Шуран.
Хатта күтәрелгән мәсьәләләргә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов аңлатмасы:
– “Хуҗасыз этләр проблемасын хәл итүгә алынучылар юк” дигән сүз дөреслеккә туры килми. Соңгы елларда аерым авыл җирлекләре, шәһәр приютлары белән сөйләшеп, хуҗасыз этләрне шунда озатуны оештыра. Узган ел район буенча 61 этне Лениногорск шәһәрендәге приютка алып киттеләр. Быел бу чара өчен районга хөкүмәт тарафыннан 200 мең сумнан артык акча бүленде.
Безнең хезмәткә килгәндә, ел саен шәхси ихаталардагы йорт хайваннарына, эт һәм песиләргә котыру авыруына каршы бушлай вакцина ясыйбыз. Без барганда өйләрендә булмаган гражданнар (Мөслимдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә) дүрт аяклы дусларын район ветеринария берләшмәсенә алып килеп, әлеге вакцинаны бушлай ясата ала. Шуны искәртәсем килә: кеше ихатасында эт асрый икән, аны бәйдән ычкындырмасын иде.
Төлкеләргә дә котыру авыруына каршы профилактик чаралар оештырыла. Авылларга якын урнашкан урман кырларына “приманка”лар куябыз. Алар эчендәге капсулаларда – котыру авыруына каршы вакцина. Узган ел ноябрь аенда шундый 24 мең доза алдавыч куелды. Моннан тыш аучылар тарафыннан төлкеләрне ату да оештырыла (ләкин торак пунктлар эчендә йөргән төлкеләрне һәм хуҗасыз этләрне ату закон тарафыннан катгый тыела). Быелга чыккач кына да район буенча урман-кырларда 37 төлке атылды.
Бу уңайдан, райондашларны кисәтеп, шуны җиткерәсе килә: әгәр ихатагызга төлке кереп, йорт хайваннарына ташлана яки эт белән сугыша башлый икән, аңа якын бармагыз. Тиз арада ветеринарларга яки авыл җирлегенә хәбәр итегез.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев