Кем нинди эз калдыра
2019-2023 елларга районның рухи һәм әхлакый үсеш программасы кабул итүгә санаулы гына вакыт үтүгә карамастан, аны тормышка ашыру һәм программаның юнәлешләре белән киң халык массаларын таныштыру юнәлешендә һәр җирдә эш бара бүген.
Күптән түгел генә Симәк авыл җирлегендә үткән “Буыннар очрашуы” да әлеге программа кысаларында оештырылган иде. Әйтергә кирәк, исем өчен генә түгел, бөтен ягын да уйлап оештырылган бик матур чара иде ул. Район дәрәҗәсендә күрсәтерлек кичә, өч сәгатькә якын дәвам итүенә карамастан, бер дә ялыктырмады. Киресенчә, чара тәмамланганнан соң да халык тиз генә таралырга ашыкмады.
Исеменнән үк күренгәнчә, очрашуда берничә буын вәкилләре – башлангыч класс укучылары, яшьләр һәм өлкәннәр катнашты. Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, якташыбыз – Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Рифкать Гәрдиев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Дилфин Ишматов кунак итеп чакырылган. Алар сәхнәгә күтәрелгәнче, авыл үзешчәннәре Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте. Чараның тематикасына туры китереп, бик урынлы сайлаганнар әлеге әсәрне. Мәңгелек проблема булган килен-каенана мөнәсәбәтен күрсәтү залда утыручы өлкән буынга да, яшьләргә дә гаилә дәресе булгандыр. Үзешчән артистлар чыгышыннан соң сәхнәгә күтәрелгән язучыга авыл тормышы, аның киләчәк язмышы белән бәйле сораулар бирелде.
– Авылларның картаюы, бетүе һәркемне борчый. Ләкин бик үк өметсез булырга ярамый. Галимнәр әнә бүген шәһәр халкын авылга тарту юлларын эзли. Заводлар төзеп, эш урыннары булдыру хисабына авылга яңа сулыш өрергә уйлыйлар. Авыл яшәргә тиеш. Чөнки анда милли рухыбыз, гореф-гадәтләребез саклана. Бүгенге яшь буын да авыл язмышына битараф булмасын иде,– диде Фоат абый, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Симәк башлангыч мәктәбе укучылары Мөҗәһит Әхмәтҗановның шигырьләрен яттан сөйләгәннән соң, шагыйрьнең үзенә сүз бирелде. Актив җәмәгать эшлеклесе иҗатка ничек кереп китүе, ниләр белән шөгыльләнүе турында бәян итте, шигырьләрен укыды. Мөҗәһит абый халкыбызның онытылып барган күп кенә борынгы уен коралларына икенче сулыш биргән кеше дә бит әле. Ул аларны очрашуларга, концертларга алып бара, уен кораллары турында тәфсилләп сөйли, уйнап та күрсәтә. Бу юлы таш курай, кубыз, агач курай, авыз гармунында һәм кыңгыраулы гармунда уйнап, күңел кылларын тибрәтте. Озак еллар шушы җирлектә мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Дилфин Ишматов та, хезмәт чорындагы гыйбрәтле вакыйгаларны искә алганнан соң, гармунда моңлы көйләр сузды.
Чираттагы кунак Рифкать Гәрдиев тә киңкырлы талант иясе булып чыкты. Чыгышы белән Кырынтау авылыннан булган якташыбыз, кечкенәдән күрү мөмкинлеге чикләнгән булуга карамастан, тормышта югалып калмаган. Киресенчә, кайбер сәламәт кешеләр дә ирешә алмаслык биек үрләр яулаган.
– Гомер буе “Бу тормышта нинди эз калдырам соң мин?” дигән сорау борчыды мине. Газета-журналларда публицистик язмаларым чыгып килде, 43 яшемдә шигырьләр яза башладым. Бүгенге көндә 7 китабым бар. 60 яшемә якынлашып килгәндә биергә өйрәндем. Валентина Солдатова белән төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашабыз. “Филантроп” халыкара премиясе лауреаты булдым, – дип сөйләде Рифкать Гәрдиев.
Әнә ул сәнгатьле итеп татар һәм рус телләрендә язган шигырьләрен укый. Ул ара да булмый Валентина белән пар аккошлар кебек вальс әйләнәләр, дәртле көйгә татар халык биюен башкаралар. Зал бу парның чыгышын аягүрә басып алкышлады. Тормышка гашыйк кешенең күңел күзе әнә шулай әллә нинди мөмкинлекләрне дә ача икән.
Симәк төбәге шагыйрьләргә бай икән. Лениза Вәлиева, Гөлүсә Гыйләҗева, Тәзбирә Заһидуллина-Шәрипова шигырьләрен укыса, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Әхмәтова моңлы җыр сузды. Гомумән, бик тә тәрбияви булды кичә. Үз тырышлыклары, үҗәтлекләре белән тормышта зур дәрәҗәләргә күтәрелгән, мактаулы исемнәр алган, шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә дә уңышларга ирешкән иҗатчылар бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга үрнәк иде. Өлкән буын сәләт-осталыгын күрсәткәндә, билгеле, балалар да читтә калмады: Айнур Госманов – баянда, Мәрьям Насыйрова думбрада уйнап күрсәтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова – районның рухи һәм әхлакый үсеш программасы белән, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Нәзилә Бәдретдинова музейдагы экспозицияләр белән таныштырды. Чараны район ветераннарының “Сүнмәс дәрт” клубы членнары Фәнис Абдуллин, Нәҗимә Хафизова, Энҗе Закирова, Фиразия Сәрвәрова чыгышлары тагын да бизәде.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев