Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Күңелнең ачылмаган серләрен дә күрә белүче

Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның олуг юбилее уңаеннан.

Фоат Миңнеәхмәтович! Син истәлекле гомер бәйрәмеңне – 80 яшьлек юбилееңны билгеләп үтәсең. Бер уйласаң, бу – кечкенә тарихи мизгел, ә кеше гомере өчен шактый озын юл.

Без  синең белән 51 ел таныш  икән. Бу чор эчендә безнең аралашу шактый ныгыды, уртак уй-фикерләребез барлыкка килде. Синең туган авылыңа, туган йортыңа да еш кына кайтып йөрдек. Әниең белән таныштым. Мин әниең белән очрашкан саен аның кешеләргә ягымлы мөнәсәбәтенә, тырышлыгына, кечкенә генә хатынның шундый итеп дөнья көтүенә шакката идем. Ишегалды, абзар тулы мал-туар, сыеры, кош-корты. Өстәл  тутырып  авылча – үзебезчә ашы, пары чыгып торган сарык ите, бәрәңгесе, катыгы, каймагы торыр иде. Аның токмачлы ашының тәмен әле бүген дә тоям.

Бервакыт сезгә бүлеп бирелгән печәнлеккә  печән чабарга  кайттык. Алдан  әниең  бара,  аның  артыннан  – син, ахырдан мин селтәнәм. Әниеңнең печән  чабуына  җитешеп  булмый, без 30-35 яшьлек ир-атларга караганда да ул җитезрәк тә, чистарак та итеп пакус артыннан пакус ясый... Искиткеч!

Әлбәттә,  әниең белән бергәләп сиңа “уфалла” арбасын шактый  тартырга, тормышның күп кенә давылларын, сикәлтәле юлларын үтәсе булды. Чуар Фоаттан  Татарстанның  халык  язучысына кадәр гомер кичелгән. Үзең язганча, “партиянең тегермәнендә тартылу” дисеңме,  “матур,  якты  киләчәк”  өчен көнне-төнгә ялгап эшләү дисеңме – болар синең яшәү рәвешең булдылар. Язучы  буларак,  иҗади  үсеш  өчен  көрәштә үзебез тәрбияләнгән партиянең кайбер функционерлары белән дә тартышырга туры килде сиңа (бу турыда күпләр белми әле).  Бәлки менә шундый каршылыклар сине зур әдип иткәндер.

“Язучының төп коралы – сүз”, диләр. Минемчә, ул алай гына түгел. Язучы буларак, синең төп сыйфатың – кеше  күңелендәге  ачылмаган, әйтелмәгән тойгыларны сиземләү, яшәештәге башка кеше күрә алмаган бик нечкә мизгелләрне күрә белү, үткен күзәтүчәнлек. Әсәрләреңдәге уй-кичерешләрнең ярылып ятуы, вакыйгалар кайнавы күпчелек укучыларда яңа фикерләр уята. “Авылдан хатлар” үзе генә дә ни тора! Нинди кыюлык, кызыклы ачышлар, хәйран калырлык мисаллар. Анда авыл халкының җан авазы, сыкрануы, ыңгырашуы ишетелә. Төптәнрәк уйласаң, бу бит шул гаделсезлекләргә, авылны, җәмгыятьне җимерүчеләргә каты селтәнү.

Синең иҗат чорың каршылыклар кисешкән, илдәге вәзгыятьнең астыөскә килгән, әхлакның аяусыз тапталган чорына туры килде. Кайвакыт, тешне кысып булса да, түзәргә, килешергә мәҗбүр буласың.

Күп кенә әсәрләреңдә без үзебезне күрәбез, табабыз. Чөнки син үзең дә без яшәгән, без кайнаган  тормыш казанында пешәсең, янасың. Укучыларың синнән киләчәктә дә бүгенге җәмгыятьнең кискен борылышларын сурәтләгән,  кеше  күңеленең  тирән дәрьясында яткан уй-тойгыларын кузгатырлык әсәрләр көтә.

Илгиз Низамов. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев