Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелең чиста булмаса, каберстанга барма!

Безнең Вәрәшбаш авылында 30 апрель көнне мөмкинлеге һәм сәламәтлеге булган авылдашлар изге эшкә – зиратны чистартырга алына. Моның бик күркәм, саваплы эш икәнен иманы булган һәр кеше аңлый. Чөнки барыбызның да газиз ата-анасы яки бик якын туганнарының мәңгелек урыны ул – зират. 


Бар җиһан яшәргән, яшеллеккә күмелгән иң матур көннәрнең берсендә әнкәйләрнең кабере өстендәге нарат агачларын кискәннәр дигән хәбәр килеп иреште. Әнкәйләрне кабат җирләүгә тиң иде бу сүзләр. Ышанасы килмәде. Кем инде зираттагы яшь һәм таза агачны кисә ала? Моңа кем рөхсәт биргән? Без бит исән, шушы авылда яшибез. Ник бездән килеп сорамаганнар Шушы сораулар бимазалады. Ләкин мәңгелек йортка барырга аяк тартмый торды. “Озакламый Рамазан ае башлана, 9 май – Җиңү көне җитә. Бәйрәмдә, балалар кайткач барырбыз”, – дип көтеп тордык. 
Әнкәйләр – Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын. Әнкәебез сугыш елларында ат караучы булып эшләгән. Кич утырганда ул газаплы елларның авырлыгын елый-елый сөйли иде. Фронтка Вәрәшбаштан ир-егетләр генә түгел, атлар да киткән. Алар ГОСТ атларын карап, каеш-йөгәннәр белән сугышка озата торган булган. Ә икенче әнкәемнең (каенанамның) ире сугышка 1941 елда китә һәм һәлак була. Әнкәй дүрт бала белән (икесе – үзенеке, икесе – иренеке) тол кала. 
Менә шушы кешеләрнең васыятьләре буенча утыртылган нарат агачларының кемгә зыяны тиде икән? Әнкәй бакыйлыкка күчәр алдыннан: “Кызым, миңа нарат агачы утырт. Аның тирәсенә куак та, чүп тә үсми, чиста була ул”, – дигән иде. Нарат агачы чисталык агачы да бит әле ул. Әнкәемнең васыятен үтәү йөзеннән утыртылган агачлар иде бит алар. Олуг бәйрәмнәр алдыннан мулла абыебыз агачларны кисәргә куша һәм авылга кайткан куштаннар зират чистартканда, беркемнең дә сүзен тыңламыйча, каберләрне таптый-таптый нарат агачларын кискәннәр. Нарат агачлары, ямьсез тавыш чыгарып, рәшәткә өстенә авып төшкән. 
“Муллага: “Нигә кабер ботарлыйсың?” – дигәч, “Китап укы!” – дип җавап бирде. Ул – кайткан кеше. Авыл халкының үзен дә, сүзен дә тыңларга теләмәгән. Кабер өстендәге яшь наратны кистермәскә тырышкан кешеләргә рәхмәт. Ләкин агач кисүчеләр дә, “мулла” да аларга төкереп биргәннәр. “Нарат агачларын төяп, муллага кайтарып бирдек”, – диделәр. Аңлар идең картаеп, корып беткән, каберләр өстенә аву куркынычы булган тупылларны киссәләр! Зираттагы унике төп нарат агачын кисү вандализм дип аталмыймы?! Якыннарының каберләре ботарланган кешеләрнең күңелләре ничек елаганын үз башына төшмәгәннәр аңлый да алмас. Ә мәрхүмнәр? “Үлек булса да, терек” диләр бит, алар да рәнҗемәсме? Кабер өстендәге агачларны кисеп йөрүчеләр, тарихка шушы кара тамга белән кереп калмассызмы? Зираттагы агачларны кисеп кенә авылны яңартып булмый ул. Безнең кебек 15-16 яшьтән үк авыл өчен, әниләр өчен яшәргә иде. Фермада эшләүдән, басудагы чөгендердән куркып, “Шәһәрдә урам себерсәк тә ярый”, дип чыгып киткән кешеләр бит сез. Кемнәрне елаткансыз, шулардан гафу сорар идегез. Әгәр күңелегездә чын иман булса. 
Нәһия Шәйхетдинова. 
Вәрәшбаш.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев