Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Күңел җылысын биреп

Өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытлы карау системасы картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагы тормыш ритмына үзгәрешләр кертте.

Учреждение коллективы өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур җаваплылык белән карый. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның көндезге мәшгульлеген оештыруга аерым игътибар бирелә. Моның өчен сиделкалар һәм белгечләр көн дәвамында өлкәннәр белән төрле файдалы чаралар үткәрәләр. Тернәкләндерү бүлмәсендә өлкәннәрнең эмоциональ халәтен күтәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Д. Вәлиева һәм В. Михайлов, дусларча әңгәмә корып, кул бармакларының вак моторикасын торгызу өчен күнегүләр ясарга яраталар. Бу процедура өчен сиделка С. Җәмилова аларга сәдәфләр һәм ярмалар белән контейнерлар әзерләп куя. З. Разиева социаль хезмәтләрләрдән файдаланучы 88 яшьлек В. Зәйнуллина белән ком өстәле артында шөгыльләнә. 
Тернәкләндерү барышында өлкән кешенең авырулары, яше һәм ихтыяҗлары да исәпкә алына. Шәфкать туташы И. Вәлиева аяк буыннары белән проблемалары булганнарны велотренажерда шөгыльләндерә. Кулларның моторикасын торгызу өстендә дә эшли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев