Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә дә – төш кенә!

Бер авылдан гына торган Олы Чакмак авыл җирлегендә 470 кеше гомер кичерә.

Җирлектә клуб, ике кибет, почта, ФАП хезмәт күрсәтә. Башка бик күп авыллардан үзгә буларак, Олы Чак­макта Саклык банкы филиалы да эшли. Олы Чакмак мәктәбендә 38 укучы белем ала. Балалар бакчасына җиде сабый йөри.

– Узган ел, дәүләт ярдәмен дә исәпләгәндә, үзара салым 1 млн 100 мең сум тәшкил итте. Әлеге средстволар хисабына Дуслык урамында 250 метр юлда ремонт эшләнде, гравий түшәлде. Зиратка тимер капкалар куйдык. Яр Чаллы сәнгать мәктәбе бүләк иткән кар­тиналарны тимер каркаслар ярдәмендә клуб диварына урнаштырдык. Элмә такталар формасында урам исемнәре эшләнде, алар киләсе җәйдә куелачак, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлы­гы Илнур Габидуллин.

Җирлектә яшәүчеләрнең иң зур ку­анычы – су. Бик күп авыл җирлекләре үзара салым акчасын шушы мәсьәләне хәл итүгә, су башняларын ремонтлау, башка кирәкле җиһазларны алуга тот­са, Олы Чакмакта мондый проблема юк. Авыл үзәкләштерелгән су системасына тоташмаган, һәр ихатаның үз коесы бар!

– Авыл җирендә дә матур яшәргә була. Шөкер, халкыбыз тырыш, уңган. Авылда каз асраучылар шактый. Теләге булганнарга каз чистартып акча эшләү мөмкинлеге булды. Җирлектәге про­блемаларны чишүдә үзара салымның ярдәме бәяләп бетергесез зур, – ди Зөһрә Фәрхетдинова.

Күп авылларда: “Мәчеткә ярдәм юк!” – дип зарланалар. Чакмакта хәл гел икенче! Авылның 30-40 яшьлек ир- егетләре, берләшеп, мәчетне шефлык­ка алганнар. Бу эштә башлап йөрүче Ди­нар Сәлимовка авыл халкының рәхмәте чиксез.

– Авыл егетләре ватсапта төркем булдырып, халык белән элемтәдә то­ралар. Әле менә мәчетнең фундамен­тын төзекләндерделәр, түбәсен алыш­тырдылар, заманча итеп түшәмен яса­дылар. Мәчетнең идәне дә җылытылды. Егетләр мәчеткә кирәк-яраклар да ала, түләүләрен дә үзләре башкара. Электр белән җылыту системасын карап то­туны Илдус Кәрамуллин үз өстенә алды. Изге гамәлләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын! – ди Фазыл хәзрәт Садриев.

Мөслим – Олы Чакмак юлында ре­монт башланган иде. Республика про­граммасы нигезендә баручы ремонт барышында авыл эченнән узучы 1,5 чакрым юлга да асфальт җәелер, дигән өмет бар. 80нче елларда салынган ас­фальтта җәйге чорда ком бураннары күтәрелә алайса.

– Авыл халкы үзара салымны киләсе елга да 700 сумнан җыярга теләк бел­дерде. Акча җыелып беткәч, авылның Яшьләр урамына 250 метр арада гравий түшәргә планлаштырабыз. Авыл халкы Сабантуй паркына сәхнә ясауны да со­рый. Биредә агачлар утыртып, паркны койма белән әйләндереп, утыргычлар ясап куйдык инде. Бездә янгын маши­насы юк иде. Җирлектә эшләүче фер­мер хуҗалыгы җитәкчесе Артур Гаспа­рян янгын мичкәсе алып бирде. Аны тәгәрмәчләргә утыртып, тракторга так­тык. Бу эшне башкарырга ярдәм иткән авылдашларыбыз Рөстәм Шиһапов, Нияз Бикташев, Рафаэль Габдуллинга рәхмәт, – ди Илнур Габидуллин.

Авыл халкы мәңгелек йортны карап тотуга да зур игътибар бирә. Авыл зира­ты фонды булдырылган. Фондка кергән акчага зират йортының түбәсе алыш­тырылган, фасады профнастил белән тышланган.

Хуҗалыкларда мал тоту буенча Олы Чакмак авыл җирлеге – районда өченче урында. Авылда шәхси хуҗалыкларда 100дән артык савым сыеры исәпләнә. Фермер Альфира Хафизова да 100дән артык сыер һәм симертү маллары тота. Пай җирләрен арендага алып, ул арпа һәм бодай үстерә. Артур Гаспарянның фермер хуҗалыгында 30га якын савым сыеры бар.

Чакмаклыларның авыл эчендәге бу­ага капиталь ремонт ясатасылары килә. Дөрес, 2019 елда алар буаны ремонтлап караган. Тик язгы ташу сулары төшкәч, ярлар җимерелгән. Ремонт үткәрү өчен дәүләт ярдәме кирәк! Буаны үзара салым хисабына гына ремонтлау мөмкин түгел!

Лилия Шәймиева.

Фото – Олы Чакмак авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев