Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече эшмәкәрлек – авыл киләчәге

“Кече эшмәкәрлек – авылның киләчәге. Бүген яшьләрне, авыллардагы инициативалы егет-кызларны үз эшләрен башларга, гаилә фермалары, фермер хуҗалыклары төзеп эшләргә өндәргә кирәк”. “Кәлимуллин Р. М.” һәм “Миңнегалиев Р. З.” гаилә фермаларының яңа торакларын ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин шулай диде.

Тойгелде авылында яшәүче әтиле-уллы Мөдәрис һәм Руслан Кәлимуллиннарның, киленнәре Гөлгенә Кәлимуллиннаның, гаилә фермасы төзеп, терлекчелек юнәлешендә эшләүләре хакында язып-күрсәтеп килдек. Шушы көннәрдә Кәлимуллиннарда тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Руслан Кәлимуллин фермер хуҗалыгында 60 башка исәпләнгән, заманча җиһазланган терлекләр торагы ачу тантанасы узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар катнашты. 
– Әлеге ферма урынында чүплек иде. Кәлимуллиннар эшне территорияне чистартудан башлады. Бүген һәр җирдә – чисталык һәм тәртип. Өр-яңа торак сафка басты. Кәлимуллиннарның киләчәктә шушы мәйданда эшкәртү цехы ясау теләге дә бар. Моңа кадәр төзелгән торакта симертү үгезләре тоталар. Кәлимуллиннар – авылның үрнәк гаиләләреннән берсе. Хезмәтләре белән генә түгел, гаиләдәге тәртип, бер-берсенә һәм авыл халкына ихтирамлы булулары белән дә үрнәк алар. Дәүләт ярдәме бирелсә дә, терлекчелек юнәлешендә эш башлау җиңел түгел. Кәлимуллиннарга рәхмәтемне җиткерәм, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев. 
Яңа торак хуҗасы Руслан Кәлимуллин район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде: 
– Яңа торакны салыр өчен дәүләт программасының ярдәме зур булды. 7 млн сумнан артык грант отуга ирештек һәм шушы торак төзелеше өчен файдаландык. Август аенда башлаган төзелешне яңа тәмамладык. Барлык башлангычларыбызны хуплап кабул иткән һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булганы өчен район башлыгына, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Район башлыгы Рамил Муллин да теләкләрен җиткерде: 
– Туган җиреңдә эшләү ул – зур батырлык. Мөдәрис абый, улыгызга матур тәрбия биргәнегез өчен зур рәхмәт! Бүген үз эшеңне башлау, иң катлаулы тармакларның берсе – терлекчелек юнәлешендә эш алып бару, зур комплекслар төзү һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Мондый зур эшләргә дәүләт ярдәме бирелү әйбәт. Әмма дәүләт ярдәмен алу да җиңел түгел. Башкарган эшегез, төзегән торакларыгыз табыш китерсен, куанычлы булсын! Бүген алга киткән илләрдә дөнья кече фермерлар хисабына бара. Авылларыбызның киләчәге дә кече эшмәкәрлеккә, фермерлык хәрәкәтенә бәйле. Авылларның яшәешен алар тәэмин итәчәк. Актив, инициативалы егет-кызларны фермерлык, эшмәкәрлек юнәлешенә тартырга кирәк. 
Район башлыгы әлеге комплекска юл салуны да уйларга киңәш итте. 
Кунаклар бина эченә уздылар. Биредә савым бүлмәләре, терлек тораклары белән таныштылар, аларның җиһазланылышын карадылар. 
Кәлимуллиннарның фермер хуҗалыгында бүген 150дән артык мөгезле-эре терлек исәпләнә. Русланның яңа торагында исә 46 терлек тәрбияләнә, аларның 22се – савым сыерлар. Гөлгенә һәм Мөдәрис Кәлимуллиннар ит токымлы “Герефорд” симертү үгезләрен үстерә. Кәлимуллиннар терлекләрне үгез белән каплатуга өстенлек бирәләр, фермада ике үгезләре бар. Бүгенге көндә һәр сыердан 10-12 литр сөт савып алалар, продукцияне Башкортостаннан килеп алалар. 98 гектар җирдә печән үстерәләр. Руслан икмәк үстерү өчен тагын 100 гектар җир алырга өметләнә. 
Районда узган ярминкәләрдә дә, якын-тирә шәһәрләрдә дә Кәлимуллиннар тәкъдим иткән итне бик яратып алалар. “Мәрмәр” дип аталучы итне кулланучылар көннән-көн арта. Бу нисбәттән Рамил Муллин гаиләгә сәүдә маркасы булдырырга тәкъдим итте. 
Метрәй авылының колхоздан калган иске торакларын алып, терлекчелек юнәлешендә эшләп килүче Рәшит Миңнегалиев исеме дә райондашларыбызга яхшы таныш. Моңа кадәр ул иске торакларны төзекләндереп эшләсә, быел 100 башка исәпләнгән өр- яңа ферма сафка бастырды. 
– Рәшит Миңнегалиев, быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашып, 7 млн сумнан артык грант оту бәхетенә иреште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Бүген аның фермасында 65 савым сыеры бар, аларның санын 100гә тутырып, матур итеп эшләргә язсын! Һәр дәүләт ярдәменең үз таләпләре, үз кагыйдәләре бар. Аларны төгәл үтәп, эшегезнең уңышлы, дәвамлы булуын телим. 
Рәшит Миңнегалиев ирешелгәннәр белән туктап калырга җыенмый, киләчәктә симертү төркеме өчен дә торак төзергә ниятли. 
– Яңа торак бик уңышлы килеп чыкты: якты, җылы, чиста. Саву, ТСН җиһазлары урнаштырылды. Торак янындагы утар да бик уңайлы. Киләсе елга симертү төркеме өчен 65 башка исәпләнгән торак төзергә исәп бар. Моның өчен терлекләребез җитәрлек, торакны да савым сыерлар белән тутырачакбыз. Бәлки, алга таба сугым цехы да ясарбыз. Исән-сау эшләргә насыйп булсын! Дәүләтебезгә, сезгә рәхмәт! Мондый ярдәм булганда эшләргә була, – ди фермер. 
– Дәүләт ярдәме җирлекләрдә кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш кертә. Президентыбызга, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәтебезне җиткерәбез. Җирлегебездә эшләүче сезнең кебек егет-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да җиңел булмады. Игенчелек, терлекчелек һәм кошчылык юнәлешендә эшләүче эшмәкәрләргә рәхмәт! Адәм баласы нинди генә технологик революция чорында яшәмәсен, туклануга ихтияҗ кимемәячәк, үсә барачак. Шуңа сыйфатлы продукция җитештерергә өйрәнергә кирәк. Югары сыйфатлы продукция бизнесның киләчәген тәэмин итә. Гаилә фермасы, гаилә бизнесы булып, буыннан-буынга күчсен. Моның өчен яхшы тораклар төзү белән бергә аның тирә-ягын да төзекләндерергә, юллар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Бирегә шатланып килеп, сөенеп кайтып китәрлек булсын. Уңышлар телим, – диде район башлыгы. 
“Эшчән кеше – имәндәй, ялкау кеше – яфрактай”, диләр. Җирлегебездә имәндәй егетләр булганда, авылларыбызның киләчәге булыр. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев