Казанны пычратучы чыганак аталды
Эксперт фикеренчә, Казанның төньяк өлешендә атмосфера һавасы сыйфатына тискәре йогынты ясаучы төп сәбәпләренең берсе – Химик урамындагы полигонны эксплуатацияләү.
Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Ике масштаблы фәнни тикшеренү үткәрелде. Беренчесен Медицина-профилактика технологияләре федераль фәнни үзәге белән берлектә Роспотребнадзор үткәрде. Икенчесен Россиянең Ломоносов исмендәге Мәскәү дәүләт университеты җитәкчелегендәге әйдәп баручы фәнни оешмалары башкарды. Бу тикшеренү Россия Фәннәр академиясенең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков белән килешү кысаларында оештырылды», - диде ул.
Экспертлар начар исләрнең чыганакларын һәм Казанның төньяк өлешендә һаваны пычратучы матдәләрне ачыклаган.
«Галимнәр һава пычрануны киметү өчен чаралар тәкъдим итте. Алар арасында каты коммуналь калдыклар полигоннарыннан тарала торган матдәләрне җайга салуның яңа методик алымнарын булдыру кирәклеген аерып атый алам», – дип билгеләде Җиһаншин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев