Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казаннан бодай тутырылган беренче контейнер поезды Кытайга китте

Казаннан Кытайга бодай тутырылган 76 контейнер җибәрделәр

Гомуми авырлыгы 1,9 мең тонна булган тизләтелгән состав Байкал аръягы тимер юлының Находка станциясенә кадәр барачак, аннан соң контейнерлар Кытай Халык Республикасына җибәреләчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Әлеге «бөртекле ашлык составы»ның уникальлеге – контейнерларда лайнер-бэглар кулланудан гыйбарәт булган яңа технологияне сынап карауда. Элек мондый максатлар өчен ашлык ташучы вагоннар гына кулланыла иде», - дип сөйләде Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Черемнов.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстаннан беренче тапкыр мондый зур бодай партиясен экспортка җибәргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза. 

Фото – Татар-информ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев