Казандагы «Газпром» АЗСларында ягулыкка чикләүләр кертелде
Яңалыклар

Казандагы «Газпром» АЗСларында ягулыкка чикләүләр кертелде

Республика башкаласында «Газпром» челтәре АЗСларында ягулык сатуга лимитлар кертелде

«Вечерняя Казань» чыганагы һәм машина йөртүчеләр хәбәр итүенчә, бензинны бер автомобильгә 30 литрдан, ә дизель ягулыгын 50 литрдан саталар.

Чикләүләр Уралда да — Екатеринбургта һәм берничә шәһәрдә күзәтелә. Төмәндә дә сатуга лимитлар кертелгән дип хәбәр ителгән иде, әмма компанияда моны кире кактылар. Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә «Газпром» АЗСлары гадәти режимда эшли.

Искәртеп узабыз: «Татнефть» компаниясе кертелгән чикләүләрнең күпчелеген бетерде. Лимит бары тик АИ-95 өчен генә калды — бер автомобильгә 30 литр. Ягулык картасы буенча чикләү юк. Элек компания Татарстанда, Самарада, Ырынбур өлкәсендә, ә аннан соң бөтен ил буенча ягулык сатуны чикләгән иде. Җиңел автомобилләр өчен бензин күләме 30 литр тәшкил иткән. Дизель ягулыгы җиңел машиналарга 60 литрдан, ә йөк машиналарына 300 литрдан сатылган.

Чыганак: Вечерняя Казань

Фото: «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев