Казанда тавышлы мотоциклчыларны ничек тынычландыралар?
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төнлә урамда тынычлык бозучыларга каршы көрәш башлады
Берәр чара табып булмыймыни?!»
Карлар эреп бетте, юллар ачылды. Казан урамнары буйлап самолет тавышлары чыгара-чыгара мотоциклчылар җилдерә башлады. Алар белән глушительсез машина хуҗалары да ярыша – көн саен, гөр-гөр килеп, шәһәр урамнарын әйләнә. Республика халкы чаң суга: бу яшьләрне акылга утыртырга берәр чара табып булмый мени?!
«Түзәр чама калмады инде! Чаж-чож узышалар, гөр-гөр газга басалар, мотор үкертәләр, дөбер-шатыр музыка акырталар. Бала сискәнеп уяна. Үзебез дә йоклый алмыйбыз. Көн саен шул ук хәл. Кайчан акылга утыртырлар инде боларны?!» – дип зарлана казанлылар социаль челтәрләрдә.
Штраф салалар һәм номерларын алалар
Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, инспекторлар юлларда тавышланучыларны «аулый» башлаган.
«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тавышлы транспорт чараларының хәрәкәтен чикләячәк. Шәһәр юлларында көн саен тикшерүләр үткәрелә. 20 апрельдә Казанда ике 28 яшьлек мотоцикл һәм автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Икесе дә транспорт чараларының выхлоп системасы конструкциясенә үзгәрешләр керткән иде. Аларның икесенә дә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 1 өлеше («Транспорт чарасы конструкциясенә законсыз үзгәрешләр кертү») нигезендә материаллар төзелде», — дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә.
ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин да бу проблемага карата фикерен белдерде.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга, кычкыртып музыка тыңларга, мотор үкертергә яратучы яшьләргә каршы көрәш бара. Быел мондый 47 очрак ачыкланды, 114 административ материал төзелде. Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты тиздән республика Дәүләт Советына гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылыкны кырысландыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәчәк. Җәйге чор җитә, кешеләрдән бик күп шикаятьләр килә», – дип ассызыклады Сәмигуллин.
«Штраф белән генә җиңеп була»
Татарстандагы Россия автомобильчеләр федерациясе юристы Владлен Копвиллем фикеренчә, юлларда тавышланырга яратучыларны зур штрафлар белән генә куркытып була.
«Көтүләре белән туктатып, бөтенесенә берьюлы штраф язарга яки транспорт чараларын теркәүдән төшерергә кирәк. Чөнки инспекторлар башта хокук бозу очрагын бетерергә куша, мотоциклчылар инспекторга күрсәтү өчен барысын да вакытлыча төзәтә, ә аннары кире куя. Машиналарының тәрәзәләрен каралтучылар белән дә шундый ук хәл. Тавышланучыларның транспорт чараларын теркәүдән төшерергә кирәк, дип саныйм. Транспорт чарасын яңадан теркәү – бик катлаулы процедура. Моңа күп вакыт һәм акча кирәк», – дип билгеләп үтте автоюрист.
«ВКЕ» мотомәктәбе, «Байк Кидс» балалар мотоклубы нигез салучысы, профессиональ мотоспортчы Григорий Марков республика юлларында вазгыять елдан-ел яхшыра, мотоциклчылар тынычрак йөри башлады, дип белдерде.
«Бу проблеманы штрафлар белән генә җиңеп була, дип уйлыйм. Дәүләт автоинспекциясе бу юнәлештә эш алып бара. Бу эшнең файдасы бар. Мин үзем дә зур стажлы мотоциклчы, быел минем 24нче сезоным. Минем дә тавышлы глушитель белән йөргән чакларым булды. Хәзер ишегалдына кергәндә әкренрәк бара башлыйм, моторны тавышсызрак эшләтергә тырышам. Ләкин мотоцикл барыбер бөтенләй тавышсыз була алмый», - диде ул.
Питбайкерларның әти-әниләрен җәза көтә
Җәйге сезон алдыннан ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә мототранспорт, питбайклар һәм квадроцикллар катнашындагы юл һәлакәтләре темасын тагын бер кат күтәрделәр. 2025 елда 277 юл-транспорт һәлакәте булган (2024 елга караганда 43 очракка күбрәк). Бу аварияләрдә 17 кеше һәлак булган һәм 305 кеше имгәнгән. Быел ел башыннан бирле 11 юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше һәлак булган.
«Юл һәлакәтләре саны арта. Моның сәбәпләренең берсе – теркәргә кирәк булмаган мототранспорт, питбайклар һәм квадроцикллар базары киңәя. Быел штрафстоянкаларга 67 мототехника китерелгән, шуларның 44е – питбайклар. Тоткарланган транспорт чараларының күбесе белән балигъ булмаган балалар идарә иткән», - диде Айрат Сәмигуллин.
Күптән түгел Кайбыч районында яшәүче бер кеше 13 яшьлек улына мопед сатып алган өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Бала мопед белән идарә иткәндә юл һәлакәтенә очрады һәм авыр җәрәхәтләр алды.
Сәмигуллин республикада ата-аналарны РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсенең 1 өлеше («Балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү») нигезендә җинаять җаваплылыгына җәлеп итү практикасы дәвам итәчәк, дип кисәтте.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев