Казанда йөк машинасы юлда әйләнеп капланган (видео)
Яңалыклар

Казанда йөк машинасы юлда әйләнеп капланган (видео)

Юл һәлакәте Михаил Миль урамында булган

Кичә Казанда йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдә видеорегистраторның язмасы чыкты, анда йөк төялгән SCANIAның хәрәкәт иткән вакытта әйләнеп каплануы күренә.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте Михаил Миль урамында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, SCANIA йөк автомобиленең йөртүчесе имин тизлек сайламаган, нәтиҗәдә машина әйләнеп капланган.

46 яшьлек йөртүчене хастаханәгә озатканнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/video-kazanda-kamaz-yulda-ailanep-kaplangan-iortucesen-xastaxanaga-ozatkannar-5874747


Нет комментариев