Казанда «Буран» планы керә
Ул рәсми рәвештә бүген кичке 18:00 сәгатьтән гамәлгә керә
Эш процессында төп басым юлларны кардан чистарту, шулай ук юл өслеген бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә һәм карны тиз арада кар эретү станцияләренә илтеп тапшыруга ясалачак.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров шәһәр халкын шәхси автотранспорттан вакытлыча баш тартуны сорады. Болай эшләү махсус техникага урамнарны тиз арада кардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев