( «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда татар теле укытучысы Гөлназ Хәйруллина яңа ел лотереясына бозауга сертификат откан. Бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда күңел ачу чаралары вакытында лотерея уйнаттылар.
Гөлназ Хәйруллина Казанның 42нче мәктәбендә укытучы булып эшли, бәйрәм чарасына ире һәм 13 яшьлек улы белән килгән.
"Лотерея уенында беренче тапкыр катнашам. Билетны дустым бүләк иткән иде. Нәрсәдер отармын дип уйламадым да. Бик шатмын. Бозауны Апаста яшәүче әти-әниемә бирәм", - диде бүләк иясе.
Хәйруллиннар гаиләсе бүләкне Буа районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә алачак.
Лотереяга йөздән артык бүләк уйнатылды, шул исәптә 50 се - тере бүләк. "Татар-информ" хәбәрчесе тере бүләк ияләре белән аралашты. Алар йорт хайваннарын суярга кызгануларын, туганнарына бирәчәкләрен белдерделәр.
Нет комментариев