Казан табиблары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчының яралы аягын саклап кала алганнар
Мондый штифтның Россиядә аналогы юк
Алар бергәләп КФУ һәм КГМУ белән берлектә эшләнгән штифтны тез сөягенә урнаштырганнар. Мондый штифтның Россиядә аналогы юк.
Сугышчының аягы сөяк эчендәге инфекция аркасында бер дә төзәлмәгән – ул 1,5 ел Илизаров аппараты белән йөргән.
Штифт титаннан ясалган һәм аны Санкт-Петербургта 3D-принтерда бастырганнар. Эчтәге сөяк цементы белән бергә антибиотик салынган, бу даруның тирәнрәк үтеп кереп, пациентның тизрәк савыгуына ярдәм иткән.
«Штифтның челтәрле структурасы антибиотикларны инфекция урынына гына китерми. Стандарт аналогларыннан аермалы буларак, челтәрле микроструктуралы штифт сөяк ми каналына даруны көчлерәк һәм озак вакыт дәвамында чыгара, бу инфекцияне кыскарак вакытта бетерергә, дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чирнең кабатлану куркынычлыкларын киметергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде травматолог-ортопед Рашид Шафигулин.
Бүген сугышчыны хастаханәдән чыгарганнар. Әлегә ул костыльләрдә йөри. Өч айдан соң штифтны алырга планлаштыралар.
Фото: Елена Фенина / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев