”Кайчан күңел җырлый?” исемле фильмны тәкъдир итү кичәсе булды
Әлеге фильм республиканың талантлы өлкән яшьтәге кешеләрнең хикәяләре җыентыгыннан гыйбарәт.
Кайчан күңел җырлый?
Кичә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә “Кайчан күңел җырлый?” исемле фильмны тәкъдир итү булды.
Әлеге фильм республикабызда яшәүче талантлы өлкән буын кешеләренең хикәяләреннән гыйбарәт. Фильмны төшерүдә Казан, Мөслим, Арча һәм Лениногорск муниципаль районнары пенсионерлары катнашты. Алар арасында шагыйрь, тынлы уен коралларында уйнау остасы Мөҗәһит Әхмәтҗанов та бар. “Кино геройларының барысы да иҗатлары белән Татарстанның халык традицияләрен саклыйлар, үстерәләр һәм киләсе буыннарга тапшырырга омтылалар”, – диде киноны төшерүчеләр. Фильм ТР ветеран-пенсионерлар иҗтимагый оешмасы Советы инициативасы белән төшерелгән.
“Бу фильмны карагач, кешеләр гамәли сәнгать серләренә өйрәнсеннәр, үз белгәннәрен туганнарына һәм якыннарына да җиткерергә теләсеннәр иде”, – диде Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
Татарстан Республикасы пенсионерларының төбәк иҗтимагый оешмасы башлыгы Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, Талантлы осталарның хикәяләрен фильмга берләштерү идеясе аңа килгән булган. "Мавыгучы кеше өчен яшьтә чикләр юк. Яраткан эшең белән шөгыльләнү кешеләргә шаян, энергияле һәм хәтта өлкән яшьтә дә калырга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев