Карт алаша буразнаны бозмый
Әлеге әйтемнең мәгънәсе чыннан да җисеменә туры килә икән! Бүгенге җәмгыятьтә өлкәннәргә артык кашык дип карый кайберәүләр. Ә бит уйлап карасаң, алардан башка тормыш туктап кала. Бала карыйсы, кунакка барасы булса да, әби кирәк. Яшь балага прививка ясатканда да өлкән яштәге шәфкать туташына ышаныч күбрәк. Табибка күренергә дисәң дә, "элеккеге гвардия" кабинетына чират бихисап. Эштә дә киңәшләшер өчен өлкәнрәк апа-абыйлар янына барасың. Кыерсытсалар да, шул ук әти-әни, әби-бабайга зарланабыз. Без ышанган "зур апа-абыйлар" да кайчандыр яшь-җилкенчәк булгандыр, билгеле. Тик элек бит җаваплылык дигән төшенчә беренче урында булган. Телевизордан ялгыш укол кадау аркасында, чак кына үлемнән калган балаларны, шәфкать туташының инъекцияне дөрес ясамыйча үз куллары белән гүргә тыккан авыруларны күрсәтеп торганда, яшьләргә ышаныч кими төшә. Яшьләргә тәҗрибә туплау кирәк. Кайсы гына белдерүне алып карама, бөтен эшкә дә тәҗрибәле яшь белгеч кирәк дип язалар. Кайда тупларга тиеш иде ул кеше тәҗрибәне?! Уку йортын әле генә тәмамлаучыдан нинди тәҗрибә көтәсең? Тәҗрибәлесенең яше бара. Өлкән яшьтәгеләрне бит әле эшкә дә бик алам дип тормыйлар. Тормыш кормаган яисә инде балалары зур булган 35 яшькә кадәрге хатын-кызга эшкә урнашуы җиңелрәк. Анысында да, "башка декретка чыкмыйм" дип, антлар биргән очракта. Бер вакыт пенсионерларны яше тулу белән мәҗбүри пенсиягә чыгарып бетерергә, дигән сүзләр дә йөрде. Бәхеткәме, сүзләр имеш-мимеш булып кына калды. Эшкә урнашу дигәннән, югары медицина уку йортын тәмамлаучылар, хөкүмәт биргән миллионнарга кызыгып, чит төбәкләрдән дә, ерак шәһәрләрдән дә район җиренә кайтып, эшкә урнаша хәзер. Ике арада төзелгән килешү нигезендә, алар үзләре кайткан җирлектә биш ел эшләргә тиеш. Сер түгел: биш ел вакытны үткәреп, акчаны алып, кире туган шәһәрләренә кайтып китүчеләр дә юк түгел. Ә бит әле генә диплом алып эшләргә кайткан яшь белгечкә тәҗрибәле, өлкән яшьтәге коллегаларыннан күп нәрсәгә өйрәнергә булыр иде. Креатив эшләү, яңача алымнар белән дәвалауны пропагандаласалар да, кеше гомерен саклап калганда элеккеге ысуллар барыбер хәлиткеч роль уйный. Аннары шунысы да гаҗәпләндерә: яшь табибларның төп эшләреннән тыш һәрберсенең ниндидер үз бизнесы бар. Кемдер тырнак ясый, кемдер керфек "үстерә", икенче берәве ислемай сата, өченчесе өйгә йөреп сөлек куя. Бизнес белән шөгыльләнгәндә табиб авырулары турында уйларга җитешәме? Аларны дәвалаганда ул нәрсә турында уйлый? Мөнирә исемле танышым: "Безнең әбекәйдә читтән эшкә кайткан яшь кыз яшәгән иде. Медицина университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, үз эшен яратып башкарды ул. Шулкадәр җаваплы карый иде хезмәтенә, буш вакыты булса, кулына гел китап алыр иде. Укыды да укыды ул. Үзлегеннән һаман белемен арттырды. Эштән кайтып кергән чагын хәтерләмим", - дип сөйләгән иде. Ә хәзер табиблар белемнәрен ничек арттыра? Синең күз алдында интернеттан укып кына диагноз куючы табиблар да бар. Интернетка нәрсә язылмас?! Анда белешмә бирүче онлайн-табибларга ышанып, сиңа дару язган табиб нәрсә өчен укып йөргән? Күкрәк астында 9 ай йөрткән сабыен табибларның ваемсызлыгы аркасында югалткан һәм киресенчә, исән-сау килеш табып та, тиешле ярдәм ала алмыйча, нарасыен күрү бәхетеннән мәхрүм булучылар аз түгел бит! Санаулы мизгелләрне кулдан ычкындырмыйча авыруга ярдәм итәр өчен яшьләргә өлкән буын тәҗрибәсе җитми. Эшкә кайткан белгеч, үзеннән өлкәнрәкләр белән киңәшләшеп, белмәгәнен сорап, үзлегеннән белемен күтәрүен дәвам итсә, файдага гына була, югыйсә! Бер дә артык түгел алар, өлкәннәр! Тиешле прививканы ясагач, баланың хәле ничек дип, икенче көнгә шалтыратып сораучы шәфкать туташлары да, бала саны буенча түләнмәсә дә, бер генә баланы да аермыйча, яратып караган тәрбияче апа да - 50 нче еллар балалары... Ул елларда җаваплылык, миһербанлык төшенчәләре беренче урында булган... Ул елларда өлкәннәргә дә "артык кашык" дигән исем тагылмаган...
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев