Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар десанты

Быелгы кыш бик сагындырып килде. Кары белән дә әллә ни куандырмады. Ә менә февраль ае көчле бураннары белән кар ташырга тотынды. Икенче-өченче числоларда айлык кар яуды, диде синоптиклар. 

4 февральдә без дә, тырыша-тырмаша дигәндәй, урам өлешен чистартып, ике якка капкадан да биек кар таулары сузып куйдык. Ишек алдын киләсе көннәргә калдырдык. Чөнки икебездә дә кан басымы, яшебез дә зур. Аннары кары да җепшек, озаклап көрәрлек түгел. Беләккә дә, йөрәккә дә төшә. Шактый арыткан икән,  икенче көнне дә ишек алдындагы карга күз ташлап керү белән чикләндек. Ә күңел дигәнең эшлисе эшне гел искә төшереп тора. 
Шулчак ишек кыңгыравы тавыш бирде. Чыксак – ишегалды тулы балалар! Барысы да көрәкләр белән коралланган. Болар – Мөслим гимназиясенең 7 а,  б, в сыйныф укучылары икән. Безне бердәм сәламләп каршыладылар. Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Әмирова, Римма Мөхәммәтдинова, Ландыш Солтанова кар көрәү өчен килгәнлекләрен, аны кайларга атарга икәнен күрсәтүебезне сорадылар.  Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык иде. Малайлар-кызлар бердәм эшкә тотынды. Ишегалды шат авазларга, көлү тавышларына күмелде. Яшүсмерләрнең җитезлегенә сокланып туймадык. Укытучылары да эшне бик оста оештыралар икән.  Бер сәгать тә тулмады, безне уйга салган калын кар катламы яшелчә бакчасына ыргытылып бетте. Без “кар десантчы”ларына олы рәхмәтләребезне җиткердек, бергәләп фотога да төштек. Алар өлкән яшьтәге күршеләребез Әзһәм Шәймәрдановның, Роза Хәбибуллинаның да карларын көрәделәр. Шимбә көнне балалар өлкәннәргә, авыру кешеләргә шулай ярдәм күрсәтәләр икән. Элеккеге елларда да укучылар шулай тимурчылык хәрәкәтләре оештырып, ярдәмчесез калган өлкәннәргә булышалар иде. Шул традициянең хәзер дә дәвам итүенә, балаларның күңелләрендә мәрхәмәт булуына, хезмәт тәрбиясенә игътибар зур икәнлегенә без бик сөендек. Алдагы көннәрегез барыгызга да гел уңышлар гына китерсен. Сезне үстергән әти-әниләрегезгә дә зур рәхмәтле без.
Әле кыш озын, кар явып тора, ә урамда, капка төпләрендә без өйгән биек кар өемнәренә көрәк белән ыргыткан карлар юньләп менеп тә җитә алмый. Узган ел капка төпләрендәге карларны машиналарга төяп алып киткәннәр иде. Моны быел да башкару кирәктер дип уйлыйбыз. Бу эш яз көне торакларыбызны, базларны су басудан да коткарыр иде.
Сәйденур Садриева.
Мөслим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев