Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар-буранлы туризм

Кышкы туризм ярышларында ун төрле этап үтелә.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы ту­ризм ярышларын мәктәп коллективлары көтеп ала­лар. Кышкы туризм бала­ларда коллективта бер- берсенә ярдәм итү, физик яктан чыныгу, табигый шартларда кыенлыклар­дан чыгу юлларын табу ке­бек сыйфатларны үстерә, берләштерә.

Иртәдән үк карлы-буран­лы, җилле һава торышы тор­ды. Шуңа карамастан, унбиш мәктәптән командалар Яңа Усы авылына җыелдылар. Олы Чакмак мәктәбе, Мөслим гим­назиясе хәтта икешәр команда алып килде. Команда составы­на 6-9 классларда укучы ике кыз һәм ике егет керде.

Ярыш шартлары нигезендә ун төрле этап үтелергә тиеш. Алар арасында кар өстендә учак тергезү, куаклар арасын­нан чыгу, тауга менгәндә “ба­скыч”, “чыршы” алымнарын куллану, ярты тауны төшкәч, туктап тору, боз өстеннән дөрес узу, медицина ярдәме буенча сорауларга җавап бирү, топографик билгеләрне уку кебек биремнәр бар иде. Ба­расы юл кырдан гына түгел, урман куелыгы, тау, чокыр­лы җирләр аша да салын­ган. Старт алдыннан һәр ко­мандага маршрут карта­сы бирелә. Аның ярдәмендә, адашмыйча, һәр биремне үтәп, чаңгыларны, рюкзак һәм башка кирәк-яракларны югалтмыйча, шул ук вакытта тизлекне дә киметмичә фи­нишка килеп җитәргә кирәк. Аның өчен топографияне белү зарур. Картаны дөрес укы­мау сәбәпле берничә мәктәп маршрутны “кыскартып” узды.

Командалар килеп беткәннән соң нәтиҗәләр ясала. Үткән вакыт, штраф баллар, дөрес җаваплар – ба­рысы да исәпкә алына. Быел­гы ярышта беренче урынны хуҗалар – Яңа Усы мәктәбе командасы (җитәкчесе Алек­сандр Митюшкин) яулады. Икенче урында – Мари Бүләр (Виктор Үтәбаев) укучылары. Өченче урынга Олы Чакмак мәктәбе командасы (Сирина Фәсхиева) чыкты. Дүртенче урында Тойгелде (Марат Га­бидуллин) укучылары калды. Җиңүче командаларга Мак­тау кәгазьләре, кызыксынды­ру бүләкләре тапшырылды.

Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып шуны әйтәсе килә: бу юнәлештә дистә ел­лар дәвамында бер педа­гог эшләгән мәктәп ко­мандалары ел саен при­злы урыннар яулыйлар. Бу исемлеккә Әмәкәй, Күбәк, Баек мәктәпләрен дә өстәргә була. Укытучы, команда­га дөрес юнәлеш биреп, ал­дан тренировкалар уздырып, җиңүгә омтылыш тәрбияләсә, нәтиҗә булачак. Иртәгә ярыш дигән көнне генә тупланган команданың җиңү яулавы шикле.

Яңа Усы мәдәният йор­ты ярышка килүчеләрне үзенә сыендырды. Биредә укучылар сумкаларын, өс киемнәрен калдырдылар, этаптан тирләп килгәннән соң, салкын җилдә туңып тормыйча, җылы бинада хәл җыйдылар. Теләгән кешегә кайнар чәй тәкъдим ител­де, камыр ризыкларын алу мөмкинлеге тудырылды. Йөзгә якын кешене якты йөз, тәмле сүз белән каршы ал­ган, урнаштырган өчен Яңа Усы мәктәбе дирекциясенә, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә язсын.

Наилә Сәлахова,

мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев