Кан тапшыру – игелекле гамәл
“Донор” сүзе латинчадан “бүләк итү” дигәнне аңлата.
2 июнь көнне Мөслимдә Донор көне узды. Кан тапшырырга теләүчеләр бик күп иде. Мөслимлеләр генә түгел, күрше- тирә шәһәрләрдән дә кан тапшырырга килүчеләр бар иде.
– Мөслимдә Донор көне узуын ишетеп кайттым. 1987 елдан бирле кан тапшырам. Үз гомеремдә 150 мәртәбә кан тапшырдым. Яшьрәк вакытта ике айга бер мәртәбә кан бирә идем. Канны күбрәк кемгәдер ярдәм итү максатыннан тапшырам. Хастаханәләрдә еш булырга туры килә. Күпме авыру үзенә кирәкле кан көтеп, тилмереп ята! – ди Тамьян авылыннан “Мактаулы донор” күкрәк билгесенә ия Марат Сөләйманов.
Кан тапшырганда 450 миллиграмм кан алына. Донор булырга теләүчеләрнең күпчелеге, кан тапшыргач, сәламәтлекләренең яхшыруы турында әйтте.
– Мин 32 яшьтә беренче тапкыр кан тапшырдым. Шуннан бирле ел саен кан тапшырам. Соңгы биш елда Мөслимдә кан тапшыру оештырылмады. Шәһәргә йөреп кан бирү уңайсыз, – ди Иске Вәрәш авылында яшәүче Ландыш Сәлахова. – Кан тапшыргач, баш авыртуы бетә, җиңеллек барлыкка килә. Иң мөһиме – кан биреп, башкаларга ярдәм итә аласың. Моннан да зуррак игелек була алмыйдыр!
– Донор канын травматологиядә, хирургиядә, ашыгыч операцияләр вакытында, онкологик авырулар өчен киң кулланалар. Донор көннәрендә, гадәттә, республика халкы 50 тоннадан артык кан тапшыра, – ди Яр Чаллы шәһәренең кан тапшыру үзәге хезмәткәре Римма Сазонова. – Мөслимлеләр актив булып кан тапшырды. Кан тапшыручылар арасында 25-40 яшьлекләр күп.
Донорга кан тапшырган көнне туклану өчен 822 сум акчалата компенсация һәм ике көн ял бирелә. 18 яше тулган һәм гәүдә авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган кешеләр, тискәре күрсәткечләр булмаганда, донор була ала. Кан тапшыру үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бөтен кан да кулланырга яраклы була алмый. Донорның тәмәке тартмавы, спиртлы эчемлекләр кулланмавы мөһим роль уйный. Яр Чаллы шәһәренең кан тапшыру үзәге хезмәткәрләре Мөслимдә 68 кешедән кан алды.
– 20 ел элек донор канын тулаем куллансалар, хәзер канның аерым компонентларын гына файдаланалар. Кан куермасын өчен консервацияләү ысулы белән эшлиләр. Тапшырылган кан берничә кешегә ярдәм итәргә мөмкин. Кан тапшыручы канының чиста булуын тәэмин итәргә тиеш, ягъни кан тапшырыр алдыннан майлы, тозлы-борычлы ризыклар ашарга ярамый, – ди район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов.
Поликлиниканың профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина кан тапшыруның бары яхшы яклары гына булуын билгеләп үтте: “Кан тапшыру йөрәк авыруларын кисәтә һәм иммунитетны яхшырта. Кемгәдер ярдәм итә алу күңелдә горурлык хисләре уята. Донорлыкка яшьләр дә күбрәк тартылсын иде!”
Донор канына ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Галимнәр синтетик кан уйлап табу турында баш ватсалар да, табигый канны бернәрсә дә алыштыра алмый.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев