Камылга ут төртсәң – штраф
Район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
“Камылга ут төрткән өчен бюджет субсидияләреннән мәхрүм итү кирәк!” ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган утырышта шулай дип белдерде.
Комиссия утырышында сүз урман территорияләрендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында барды. Ландшафтлы янгыннар – безнең урманнар өчен иң куркыныч нәрсә. Аларның барлыкка килү сәбәпләре дә күп. Шул сәбәпләрнең берсе – урманда ут белән саксыз эш итү, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм муниципаль оешмалар практикасында таралган коры үлән яндыру очраклары. Алар зур янгыннарны булдырмас өчен эшләнсә дә, чынлыкта ут еш кына контрольдән чыга һәм зур табигать янгыннарына сәбәпче була.
Республика Хөкүмәт йорты утырышында яңгыраган таләпләр Мөслим районы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында күтәрелгән мәсьәләләргә аваздаш булды. Район территориясендә урман (торф) янгыннарын кисәтү һәм бетерү чаралары сөйләшүнең төп темасы иде. Комиссия утырышында 2021нче елның 26 апреленнән 16 маена кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылачагы турында хәбәр ителде. Бу чорда гражданнарның урманнарга баруын һәм урманнарга транспорт чаралары белән керүне аерым боерыкка кадәр чикләргә дигән карар кабул ителде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган оешмаларда, авыл хуҗалыгы җирләрендә камыл яндыру тыелуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрен чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартуны оештыру төп бурыч итеп куелды.
– Буалар, ясалма сулыкларга керү юллары да төзек булырга тиеш. Су башняларыннан янгын сүндерү техникасы белән су алу өчен җайланмаларның уңайлы һәм сафта булуы сорала. Минзәлә урманчылыгының Мөслим, Усы, Калинин участокларында урман массивлары буйлап минераллаштырылган полосалар булдыру таләбе куелды. Янгын куркынычы янаган чорда урман участокларында янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затларның даими дежур торуы оештырылачак, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов.
2020 елда янгынга каршы режимны, шулай ук үләнне һәм чүп-чарны яндыру тәртибен бозган өчен республика буенча 336 юридик, вазыйфаи зат һәм граждан административ җаваплылыкка тартылган, шуларның бишесе – авыл җирлеге башлыклары. Махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкның икеләтә артуын да онытмаска кирәк.
Корыган үлән яки камыл яндыруны хәзер яшереп калдырып булмаячак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасы ярдәмендә теләсә нинди янгын шунда ук спутниклар аша теркәләчәк. Билгеле инде, закон бозган өчен саллы күләмдә штраф салыначак һәм гаеплеләр бюджет субсидияләреннән мәхрүм ителәчәк.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев