Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Камаловлар тормышына сокланырлык

Ирек Камалов - Күбәк авылы егете. Биш бала канат чыгарган төп нигездә, әти-әни рухына тап төшермичә, гаиләсе белән гөрләтеп яшәп ята. Холкында "сәер" гадәтләр җитәрлек. Ел да Яңа ел алдыннан капка тирәсендә сыннар шәһәрчеге тудыра ул. Иске Карамалы, Күбән авылы халкы, кайткан туган-тумача шул сыннарны карарга, бәйрәм рухы алырга бу тирәгә кабат-кабат килә. 2014 елдан бирле кардан сыннар ясау буенча район, республика бәйгеләрендә Камаловлар гаиләсе - гел җиңүче. Алар тудырган бу әкият дөньясын карарга, бәяләргә республика журналистлары да килә. Осталык эшләгән саен арта бит ул, бу манзара да елдан-ел камилләшә бара. Яз ишек шакуга карамастан, кар арбага җигелгән атлар да, урман җәнлекләре белән капка төбенә үк килгән Кыш бабай, Кар кызы да әле китәргә ашыкмый. Күршеләре Ризилә Вәлиева шушы матурлыкны күрсәтергә Яңа Сәет авылыннан туганын чакырган хәтта. Ризилә ханым Камаловлар белән горурлануын, аларның яшәешенә соклануын яшерми.

Әнә капка ачылып китте. Аннан кулларына канат-себеркеләр тоткан балалар чыгып, сыннарның һәрберсен, әле генә явып үткән йомшак кардан арындыра башлады. Шул арада зурраклары чаңгы, чана алып чыгып, кечкенәләрне чанага утыртып, шау-шу килеп, авыл башындагы тауга китеп тә бардылар. Бер-берсенә дәшкән исемнәре колакка чалына: Аделина, Алия, Алеся, Максим... Мин балалар таралып беткәнче санап калырга ашыгам: 1, 3, 5... Ходаем, әллә 10 булдылар инде!? Ул арада йорт хуҗасы Ирек тә күренде. Безнең белән исәнләшкән арада, тау шуарга юнәлгән балаларны күреп, артларыннан йөгерде. Баксаң, аларга анда барырга әлегә тыелган икән, чөнки алдагы көнне генә балаларның берсе таудан борынын "җимереп" кайткан. Ә чаңгы-чаначыларның әлләни исе китмәде - йортларының аулак почмакка урнашуыннан файдаланып рәхәтләнеп урамда шаярыштылар.

Камаловларның тәрбиягә 9 бала (!) алуын белә идем. Балалар арасында Казаннан кунакка кайткан үз кызлары Илүзә дә булган икән. Инде туганлашып беткән Вилия, Айнур, Алинәне оештырып, шулар белән үзенең дә мәш килеп йөрүе.

Өйгә үтәбез. Төп нигезгә ялгап эшләнгән алгы бүлмә шактый зур, иркен. Әлегә стеналар обой белән капланып өлгермәсә дә, идән җылытылган. Балалар өчен зур, якты бүлмә дә булдырылган. Әнә иркен якты бүлмәдә Мактау грамоталарына күмелгән стена, түшендә медальләр чыңлаган китель...

Хуҗабикә Илфира йөгерә-йөгерә табын әзерли. Тиздән әбәд. Димәк, бу йортта зур табын корылачак. Шимбә, якшәмбе - балалар өчен бәйрәм көннәр, чөнки алар өйдә. Биш бала Түбән Табын интернат мәктәбеннән кайткан. Бәйрәм көннең үз үзенчәлеге, үз тәртибе бар: табынга бәлеш, кыздырылган куян ите чыга; мунча ягыла; балалар йомшак куяннарны ашата, өй тирәсендәге вак-төяк эшләр белән мәш килә һәм, әлбәттә, чаңгы-чана шуып рәхәтләнә.

Илфира белән Ирек - балалар өчен кадерле әти-әни. Әнә өч яшьлек Аделина кайтканнан бирле әтисе белән әнисе кочагында йоклый. Бу нәни кызны алар Яр Чаллы сабыйлар йортыннан 2,5 яшьлек чагында алып кайткан. Һәрберсенең үз тарихы, үз язмышы...

- Менә бу кызыбызны бер яшьлек чагында алдык, корчаңгы дигән зәхмәт белән таныштырды ул безне. Бөтен гаилә белән дәваландык, - дип искә ала гаилә башлыгы.

Приют балаларының аянычлы хәлләре, аларның ничек әти-әниле булырга теләүләре турында азмы-күпме таныш без. Кинолар күрсәтәләр, матбугат битләрендә дә язмалар булгалый. Ирек белән Илфираныкы да, нәкъ кинодагыча булып чыга. Алабуга балалар приютына игезәк малайлар алырга әзерләнеп баралар алар. Бинага килеп керүгә кечкенә генә кызчык, "кем алдырык?" принцибы белән боларның итәгенә килеп сарыла. Ике яшьлек Аленаны (бүген ул Алия исемен йөртә) күтәреп кочакка алмый ничек түзәсең? Камаловларга Аленаны, аның ике бертуганын алып кайтудан башка чара калмый. Хикмәт, алар 9 бертуган булып чыгалар, тик балалар төрле приютларга таралганнар. Ирекне бу куркытмый, калган 5 баланы эзләргә керешә. Әмма эзләү процессы төгәлләнгәнче, әлеге балаларның кайсын-кая урнаштырып өлгергән булалар. Табылмаган 5 туган урынына өйгә Аксубай балалар йортыннан 4 бертуган кызлар кайта: Алия, Вилия, Аделина, Алеся.

Ирек белән Илфира янында әти-әни дип бөтерелеп йөргән балаларның үткәнен сорап, нәни җаннарына яра саласым килмәде. 3 яшьлек сабый эчкече әнисен, бәлки, исендә дә тотмас. Әмма, зурракларының күңел төпкелендәге ул хатирәләре онытылырмы? Бала үз әнисен һаман юксынырмы? Баласын йортның сигезенче катыннан урамга аткан ана сагындыра аламы? Шул хәлдән соң, җиде операция кичергән, психикасына шактый зыян салынган ул баланы курыкмый үз йортына алып кергән Камаловларга гаҗәпләнергәме, сокланыргамы?

Әнә пешә-пешә кайнар бәлеш ашый балалар. Максим, Айнур да, шашка уйнауда ярышкан Алеся, Аделина да, "Әнием, үзем булышам", дип, алъяпкычын бәйләгән Алия дә бик бәхетле бүген. Сүз дә юк, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән бу сабыйлар монда җылы ояга, ата-ана назына тиенгән, яхшы мөгамәлә, кешечә караш тапкан.

Ә Камаловлар? Аларга ни өчен кирәк җиде ят балалар? Аның да үз тарихы. Туксанынчы еллар азагы. Гаиләдә Нәргиз, Илүзәдән соң, өченче бала туа. Шатлыкның очы-кырые юк. Әмма бик тиздән сабый авырый башлый. Кыйммәтле операция сорала. Ул вакытта район эчке эшләр бүлегендә эшләүче Ирек Камалов акча табуның бер генә юлын күрә. Ул чорда ата-аналарның йөрәгенә ут салган Чечняга хәрби бурыч үтәргә кузгала ул. Биш тапкыр бара ул анда. Ут эчендә йөргән егеткә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Улларына операция ясатырлык акча туплый ул, әмма, ни кызганыч, операция уңышлы булып чыкмый. 2,5 яшендә сабый үлеп китә. Әти кеше җанына урын таба алмый, Чечняга сораса да, аны кабат җибәрмиләр. Тулы бер батальоннан исән калган, 8 солдатны ут эченнән алып чыккан, күкрәген "Батырлык өчен" медале бизәгән, милиция майоры булып, ул отставкага китә.

Тормыш та үзгәрешсез тормый, гаиләдә инде ул һәм кыз үсә. Тик вакытның ашыгуына гына чик-чама юк. Тиздән Нәргиз белән Илүзә дә, мәктәпне тәмамлап, Казанга юл алалар. Өй дә, җан да бушап кала. Малай алу теләге кайсы мизгелдә уянгандыр, әмма ул ныгыганнан ныгый бара. Тормыш иптәшен күз карашыннан аңларга өйрәнгән Илфирасы да ризалыгын бирә. Каршылыкларны җиңә-җиңә, ниһаять, документлар тутырыла, гаилә Алабугага кузгала. Аннан соң булган хикмәтләр сезгә инде билгеле.

Бүген Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә. Күпләргә үрнәк итеп куярлык герой әтиләре, назлы, ягымлы әниләре бар аларның. Инде Ходай киләчәкләрендә барасы юлларын якты итсен.

Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев