Реклама
Яңалыклар
Кагыйдәне бар да боза
Юл йөрү кагыйдәләренә җәяүлеләр дә, руль артындагылар да битараф. Юлларда игътибарлы булмау һәлакәтләргә китерә.
Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Рамил Муллин, район активы, җаваплы оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Узган ел Мөслим районы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге вәзгыять буенча тәнкыйть утына тотылган иде. 2020 елда район территориясендәге 17 юл- транспорт һәлакәтендә 5 кеше һәлак булды һәм 21 кеше зыян күрде.
– “2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан программасы үтәлмәде. Кызганыч, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны күп булды. Шулай ук программа проектына кертелгән “Сыйфатлы автомобиль юллары” программасы да гамәлгә ашмады. Чөнки юл хәрәкәте иминлеге линиясе буенча без үткәргән профилактик эш нәтиҗәле булмады. Район эчке эшләр бүлеге адресына әйтелгән җитешсезлекләрне бетерү максатында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә яңа бурычлар билгеләнде, – диде районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
2021 елның беренче кварталында 37 рейд оештырылган, моңа 429 хезмәткәр җәлеп ителгән. Рейд барышында 256 административ хокук бозу ачыкланган, шуларның 14е – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. 2021 елның беренче кварталында район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте булган, бер кешенең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.
– Исерек шоферларны ачыклау өчен Телеграм каналлары гына җитми. Халыкның да уяулыгы, теләктәшлеге кирәк. Һәрбер һәлакәт артында кешеләрнең ваемсызлыгы ята. Алга таба юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган шоферларның исемлеген район газетасы битләрендә күрсәтеп барырга тәкъдим итәм, – диде үз чыгышында район башлыгы Рамил Муллин.
Быел беренче кварталда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 27 шофер тоткарланган. Аларның дүртесенә карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә 947 административ хокук бозу ачыкланган.
– Авыл җирлекләре башлыкларына һәм активларына да сүзем бар. Узган ел Иске Карамалы авылында шәхси автомобилендә исерек хәлдә йөргән бер райондашыбыз тоткарланды. Иске Карамалы бүлекчәсендә янгын сүндерү машинасы шоферының үзенә ярдәм кирәк иде бу көнне, ул туктап торган “Газель” машинасына бәрелә. Икенче юл- транспорт һәлакәте дә шушы авылда була. Исерек шофер туктап торган КамАЗ машинасына бәрелә. Шофер алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Ике очракта да исерек машина йөртүчеләрне авылдашлары да, хезмәттәшләре дә күргән. Тик беркемнән дә 02 хезмәтенә хәбәр кермәгән. Башкалар алдында яхшы булып калырга теләсәгез, исерек шоферлар турында аноним рәвештә Телеграм канал аша хәбәр итәргә була, – диде Айнур Хәйретдинов.
Исе рек хә л дә машина йөртүчеләрнең 14е – авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хезмәт куючылар, өчесе – халык иминлеген тәэмин итү өлкәсендә, җидесе җитештерү өлкәсендә эшли. Хокук бозулар эш сәгатьләрендә булган, димәк кайбер оешмаларның җитәкчеләре исер е к хезмәткәрләрен күрмиләр яки күрергә теләмиләр.
Комиссия утырышында район башлыгы, зур йөк машиналарын Мөслим эчендәге юлларга кертүне чикләү кирәклеген кисәтеп, авыр йөк машиналары өчен аерым тукталыш ясау тәкъдимен җиткерде. Федераль Сабантуй чорында машина агымы зур булачагын исәпкә алып, юллардагы билгеләрне тәртипкә китерү бурычы да тора. Районның ДАИ җитәкчесе 20 майга кадәр горизонталь тамга төшерү һәм юл билгеләре кую эшен тәмамлау мөһимлеген дә искәртте. Мөслимдәге Шашин, Строительная, Комсомол, Лесная, Полевая, Сәйдәшев, Хәертдинов урамнарында һәм яңа микрорайоннарда юл билгеләре кую вакыты ике елга сузылды. Җыелышта сүз әлеге урамнардагы юл билгеләрен төзекләндерү, яңарту турында да барды.
Лилия Шәймиева.
Мәктәп директорларына быел балалар арасында юл травматизмын кисәтү буенча күбрәк эшләргә туры киләчәк. Элек, балалар катнашында хокук бозулар ачыкланганда, аларга “Тукта! Синең тормышың куркыныч астында!” дигән карточкалар төзелә һәм, уку йортына җибәрелеп, укучының тәртибе линейкада карала иде. Хәзер бу карточкалар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелеп, анда ата-аналарны җаваплылыкка тарту, административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә штраф суммасы һәм баланы профилактик учетка кую турындагы мәсьәлә каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев