Каенсазга – 120 ел!
Район үзәгеннән 18 километр ераклыктагы Каенсаз авылы тарихи юбилеен билгеләп үтте.
Авылның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмгә күрше авыллардан, ерак шәһәрләрдән килүчеләр дә бар иде. Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Әйтергә кирәк, Радик Сафиуллин – авыл җирлекләре башлыклары арасында иң өлкәне һәм бу вазыйфада иң озак хезмәт куйган җитәкчеләрнең берсе.
– 20 ел дәвамында җирлек халкы белән кулга-кул тотынып, дус, тату яшибез. Каенсазның матур үткәне бар. Авылга 1902 елда Иске Айман, Пучы авылларыннан килгән кешеләр нигез сала. Аларны бу урыннарда урманнар булуы җәлеп итә, чөнки урман ашарга ризыгын, йортын, салкыннарда җылынырдай учагын биргән. Урыны каенлык һәм сазлы булуы сәбәпле авылны Каенсаз дип атаганнар. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бүген дә авыл халкы тырышлыгы, җирлектәге эшләрне күмәкләшеп башкаруы белән дан тота, – диде җирлек башлыгы.
Каенсаз авылы тарихына күз салсак, 1904 елда биредә ике катлы мәчет салына. 1921 елда авылда Туры һәм Чүкеч исемле ике урам була. 1931 елда Каенсазда колхоз оеша, аны “Җиңәр” дип атыйлар. 1960 елда “Җиңәр” “Коммунизм” колхозы белән берләшә һәм аңа “Авангард” исеме бирелә. Ул елларда социаль-көнкүреш биналары төзү, игенчелек һәм терлекчелектән продукция алу буенча “Авангард” районда алдынгы хуҗалыклардан санала. Ун колхозчы хөкүмәт орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә, унбер кешегә – атказанган колхозчы, ә Салих Вилдановка Татарстанның атказанган механизаторы дигән мактаулы исем бирелә.
Каенсазлылар авылдашлары белән чиксез горурлана. “Кешеләр – авылыбызның бизәге”, – ди алар. Бәйрәмдә авылның иң өлкән кешеләрен искә алып, унынчы дистәләрен ваклаучы Зөбәрҗәт Гарипова, Мөгълифә Нуриәхмәтовага авыр крестьян хезмәтенә, туган җиргә тугры булганнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды. 50 ел тату, тигез гомер иткән Зөлфирә һәм Рафис Садриевлар гаиләсе дә хөрмәтләнде. Каенсазның юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәмне – Сабан туен шушы авыл кызы, Мөслим лицеенда укытучы булып эшләүче Резеда Моратова алып барды. Сабан туеның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Район үзешчәннәре бәйрәмне дәртле җырлары белән бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев