Кадриядән – чия компоты
Хуҗабикәләрнең кайнатма һәм компот ясау буенча кызган чагы бүген. Уңган хуҗабикәләр базларын шыплап тутырды, дисәк тә буладыр. Мөслимнән Кадрия Идиятуллина бик тәмле итеп чия компоты ясый. Кадриянең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Компот-вареньеларны җиләк-җимешне җыйган көнне үк ясыйм. Чия компотын болай әзерлим, – ди Кадрия. – Чияне җыйганда ук чиста итеп, чүпсез җыярга тырышам. Банкаларны стерильләштереп тормыйм. Өч литрлы банкага бер кушуч чия салам, өстенә кайнаган суны кайнар килеш коям. Капкачларны стерильләштереп, банкаларга каплап куям. Ярты сәгать чамасы тоткач (әзрәк тә, күбрәк тә ярый, чиянең төсе чыга башлаганчы тотам), банкалардагы суны кире кастрюльгә бушатам. Бер банкага бер стакан исәбеннән шикәр комы салам да кайнатырга куям. Кайнап чыккач, 8-10 минут кайнатам да газны сүндерәм. Баллы суны чияле банкаларга бушатам да капкачларны каплыйм. Компотны бер тапкыр гына кайнатып та ясаган бар. Бу очракта чия өстенә кайнап торган баллы су саласың да, каплап куясың. Шикәр комын банкага гына салып, өстенә кайнап торган су коеп, капкач белән каплап куярга да була. Соңыннан, ябылган банкаларны җәймәгә каплап куеп, өстен ябып суытасы була. Кичтән әзерләсәң, икенче көнне базга төшереп куярга да мөмкин, – ди Кадрия.
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев