Реклама
Яңалыклар
Кабак турында
Кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт санала.
Кабакның кайбер, махсус агротехник технология кулланмыйча үстерелгән төрләре хәтта 50-60 килограммга, биеклеге 80 һәм 170 сантиметр киңлеккә җитеп үсә.
Борын-борынгыдан кабак үзенә игътибарны ризык буларак кына җәлеп итмәгән. Осталар аннан патша сараен бизәү өчен бик матур савытлар ясаган. Ә көнбатышта исә әле дә булса кабак шешәләре ясау белән мавыгалар.
Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак диетик ризык буларак та игътибарга лаек. Ул пектин матдәләргә, аскорбин кислотасына бай. Шуңа күрә кабактан хәзерләнгән һәр ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып тора.
* Суык, коры һәм җилләтелә торган бүлмәдә кабак айлар буе яхшы саклана.
* Зур кабакны бер тапкырда гына кулланып бетереп булмый. Аның калган өлешен әрчеп, кискәләп катырырга мөмкин. Тәме үзгәрмәячәк.
* Кабак белән тмин, борыч һәм көнчыгыштан кергән тәмләткечләр куллану бик отышлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев