“Изге эшләр көне”
Мөслим муниципаль районы Шуганка авылының "Без!" исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары Бөтенрәсәй игелек акциясе язгы эстафетасын кабул итүләрен хәбәр итәләр. Алар " Язгы игелек атнасы" кысаларында атналык план кабул иттеләр.
20 апрельдән 27 апрельгә кадәр һәр көн берәр игелек темасына багышланган. Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән 20 апрель - "Мәрхәмәтле башлангычлар көне" дип игълан ителде. Оештыручылар атналык план белән таныштырдылар, флешмоб оештырдылар. Катнашучылар көн буе яхшы сүзләр генә сөйләргә, игелекле эш эшләргә бурыч алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев