Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июль аенда бакча эшләре

ТР буенча “Россельхозцентр” ФДБУнең филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен җәй урталарында бакча һәм бакча яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйли.

Су сибү, комплекслы тукландыру, түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру, җиләк үрчетү, ашлау, бәрәңге төбен өю, кортларга һәм чүпләргә каршы көрәшү, томатның ян ботакларын һәм очларын өзү, кыяр, кавын, карбыз, кабак сабакларын формалаштыру, барлык культуралардагы зарар китерүчеләргә каршы көрәшү, яшелчәләр саклау урыннарын дезинфекцияләү, җыештыру – июль аенда бакчадагы төп эшләр.
Бу вакытта күп кенә үсемлекләр һәм агачларда үлән бете күзәтелә. Аңа каршы көлле-сабынлы катнашма, тәмәке, канлы үлән (чистотел) һәм әрем, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганак төнәтмәләре белән көрәшергә була. Бакчагызга лаванда, бөтнек һәм горчица утыртыгыз, аларның исен яратмыйлар.
Җимеш агачларындагы корыган ботакларны кисәргә кирәк. Алмагач, груша, чия, сливаны корткычларга каршы эшкәртү шарт. Җимешләре күп булган очракта агач ботакларын терәтеп кую мөһим. Коры һава торганда агач төпләрен йомшартып, чүбен утап торыгыз. Агач төпләрен мульчәләп куйсаң да була. 
Җитешкән җимешләр коелып, череп бетмәсен өчен кура җиләген – көн саен, кара карлыганны җитешкән саен җыярга кирәк. Кызыл һәм ак карлыган гына ботакларында утыз көнгә кадәр тора ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев