Июль аенда 3 райондашыбызга инсульт диагнозы куелган
Июль аенда ашыгыч ярдәм бүлегенә 623 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Шуларның 126 сы үзләре килгән. 3 авыруга инсульт диагнозы куелып, икесе Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастәханәсенә озатылган. Инфаркт миокарда авыруы белән бер кеше терапия бүлегенә дәваланырга салынган. Юл-транспорт һаләкәтенә очрап, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 21 кеше...
Июль аенда ашыгыч ярдәм бүлегенә 623 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Шуларның 126 сы үзләре килгән. 3 авыруга инсульт диагнозы куелып, икесе Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастәханәсенә озатылган. Инфаркт миокарда авыруы белән бер кеше терапия бүлегенә дәваланырга салынган. Юл-транспорт һаләкәтенә очрап, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 21 кеше төрле шартларда (яра алып) травмаларга дучар булып мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев