Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкче каршы килергә тиеш түгел

Бала тәрбияләү буенча ялда булган әни кеше вакытыннан алда эшкә чыккан очракта да ай саен түләнелә торган пособиене алырга хакы бар. Җитәкче моңа каршы килергә тиеш түгел. Декрет ялын тулысынча яки өлешчә дә алып була. Әгәр дә балагызны карап торырга кеше табасыз икән, рәхәтләнеп эшләгез. Әмма эшкә чыгар алдыннан бу...

Бала тәрбияләү буенча ялда булган әни кеше вакытыннан алда эшкә чыккан очракта да ай саен түләнелә торган пособиене алырга хакы бар. Җитәкче моңа каршы килергә тиеш түгел. Декрет ялын тулысынча яки өлешчә дә алып була. Әгәр дә балагызны карап торырга кеше табасыз икән, рәхәтләнеп эшләгез. Әмма эшкә чыгар алдыннан бу хакта җитәкчегезгә хәбәр бирергә кирәк. "Фәлән көнне бала карау ялының актыккы көне дип санагыз", - дип гариза языгыз. Ярты көн генә эшләсәгез, сезгә балага бирелә торган пособие дә бирелә, ә хезмәт хакы эшләгән сәгать санына карап түләнә. Әгәр тулы көнгә чыгасыз икән, бу очракта пособие бетерелә. Эш урыныгыздан бала караган өчен башка акча алмый дигән белешмә алырга да була. Аны баланы караган кеше Социаль иминиятләштерү фондына илтеп тапшырса, балагызга яшь ярым булганчы пособие түләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X