Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗтимагый совет узган елга йомгак ясады

Бүген Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район иҗтимагый советының 2016 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышны иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов алып барды. Аның эшендә район башлыгы Рамил Муллин, иҗтимагый совет, район ветераннар советы әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, район җәмагатьчелеге катнашты.

Киңәйтелгән утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды. Иҗтимагый советның 2016 елдагы эшчәнлеге белән совет рәисе Моряк Йосыпов таныштырды. Мари милли-мәдәни берләшмәсе иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Әнисә Изибаева, Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева, Баекның "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Ләйлә Баянованың чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Рамил Муллин иҗтимагый совет буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Җәмәгать эшләрендә озак еллар актив катнашканнары өчен иҗтимагый совет секретаре Рәзилә Софеевага, керәшен этник группасының милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Галина Романовага, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 22 апрельдә Казанда узачак Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев