Реклама
Яңалыклар
Җитештерүче турында мәгълүмат
Сатып алучы җитештерүче (башкаручы, сатучы) турында нинди мәгълүмат алырга хокуклы? Л. Минаҗева. Мөслим.
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:
– Җитештерүчедән (башкаручыдан, сатучыдан) оешманың фирма исеме, аның урнашу урыны, эш режимы, вәкаләтле оешмасы яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр турында мәгълүмат алып була. Шәхси эшмәкәр булган җитештерүчедән (башкаручыдан, сатучыдан) өстәмә рәвештә дәүләт теркәве турында мәгълүмат һәм аны теркәгән органның исеме хакында мәгълүмат алырга мөмкин. Җитештерүченең (башкаручының, сатучының) эшчәнлеге лицензияле булырга тиеш икән яисә башкаручының дәүләт аккредитациясе бар икән, кулланучыга эшчәнлек төре, лицензия номеры яисә дәүләт аккредитациясе турындагы таныклык номеры, аларның гамәлдә булу вакыты һәм аларны биргән орган турында мәгълүматны җиткерергә кирәк. Бу хакта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 9 маддәсендә әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев