Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Итәктә чакта сөйдерә...

Без өч бала үстек. Үземнең дә күпбалалы әни буласым килде. Игезәк балалар алып кайтырга хыялланган чакларым да әз булмады. Ике малайдан соң кыз бала да алып кайткач, миннән дә бәхетле кеше юк кебек тоелды. Әбинең: “Бала итәктә сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә”, – дигән сүзләрен бүген бик еш искә алам.

Каникулларны, балалардан бигрәк, әти-әниләр көтеп ала кебек. Укыйсы килми бит! Әмма укырга туры килә. Бала балага охшамый, диюләре хак икән. Олы улым Рөстәм мәктәпкә үзе әзерләнеп чыгып китә, кайту белән кулларын юып, өй эшләрен әзерләргә утыра иде. Бүген ул 11 сыйныфта укый, әмма гадәте үзгәрмәде.

Ризваным шундый елак булды! Бүген ул вакытларны искә төшерсәм дә, тәннәр чемердәп куя. Төнге йокым булмады да диярлек. 7 яшьлек Рөстәмем чәй куя, ашарына үзе әзерли иде. Мин, күп бала үстерү турында хыялланган әни, таң алдыннан гына йоклап китеп, баланың укырга чыгып киткәнен дә сизми идем. “Бүтән бала алып кайтмыйм!” – дигән уй Ризван укырга кергәч туды. Баланың укырга теләге юк. Мәктәпкә портфелен алып барырга да оныта иде. Ярый әле мәктәп ерак түгел. Букчаның юклыгын дәрес башлангач абайлап, кире кайтып ала. “Секундына фәлән миллион сум эшли торган футболчы булам”, “Менә күрерсең, мәктәп тәмамлагач: “Фәлән еллык очрашуны Ризван яхтасында үткәрдек”, – диячәкләр”, – дип, мине үзенчә тынычландыра тагын бала.

Ярый әле, “продленка” бар! Укытучылар балаларның көндәлегендәге биремнәрне наять итеп эшләтә. Шулай булмаса, мин балалар өчен – ягымлы әни, күршеләр өчен адекват, үз акылындагы хатын-кыз була алмас идем. Былтыр өченче сыйныф укучысы Ризван мәктәптән ике аягына ике төрле аяк киеме киеп кайткан. Берсе кыска кунычлы һәм зәңгәр төстә, икенчесе озын кунычлы, кара төстә. Нәрсәсе шаккатмалы: шуның өстенә ике аяк киеме дә уң аякныкы! “Әни, кеше алдында оятка калдырып нәрсә кидердең?!” – дип, кайтып керү белән һөҗүмгә күчте бала. Игътибарсызлыгы аркасында аяк киемен алыштырып кайтканын аңлагач оялды тагын үзе!

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев