Исламовныкылар сынатмый
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының 8 меңгә якын сөрүлек җире бар.
Быел хуҗалыкта сабан бодаеның “Экада-66” һәм элиталы “Тулайковская” сортлары игелде. “Башкирская-10” уҗым бодае 1500 гектарда чәчелгән иде. Быел да шушы ук сортны 1700 гектарда пар җирләренә урнаштырдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов. – Икенче елга яздан элиталы сортлар гына чәчәргә планлаштырабыз. Көздән үзебезнең “Агромастер” компаниясендә җитештерелгән “Landmaster-4800” агрегаты белән 2 мең гектар пар җирләре эшкәрттек. Т-360 тракторына тагылган шулай ук үзебезнең “Megadisk-9000” агрегаты белән уҗым культурасы өчен туфрак әзерләдек.
Хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Фәнүс Хәйруллинны, Рамил Садыйковны, Илнур Галиевны һәм абыйлы-энеле Фидаил һәм Фаил Гыйзетдиновларны бары тик уңай яктан гына телгә алалар.
– Егетләр намуслы эшли, сыйфатка тел-теш тигерерлек түгел, – ди агроном Рунар Андреев.
Быел “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында уҗым бодаеның һәр гектарыннан – 38 центнер, сабан бодаеннан 31 центнер уңыш алынган. Басудан кайткан ашлык махсус “җиңсә”ләргә дә урнаштырылган. Инде андагы бөртекне киптереп бетергәннәр. Сынау өчен дип, әлегә бер “җиңсә”не генә тулы килеш калдырганнар. Бу ысулның икътисадый яктан файдасы бар, ди хуҗалык җитәкчелеге. Бөртек җитәрлек күләмдә орлыкка да салынган, пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап та ясалган. Үз тегермәннәрендә тартып, онны кибетләренә сатуга да чыгаралар.
Урып-җыюда зур тәҗрибәгә ия комбайнчылар хезмәт куйган. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов Рифкать Мөхәммәтовны, шул ук абыйлы-энеле Гыйзетдиновларны һәм Фәнис Минһаҗевны мактап телгә алды. Басудан алтындай бөртекләрне прицеплы яңа КамАзлары белән Ринат Фәрдиев, Закирҗан Хәбиров, Әбүзәр Нәгыймов, Илшат Әхмәтҗанов ташыган. Ихатада урнаштыруда Денис Нәҗмиев, Нариман Саттаровның прицепсыз КамАзлары хәрәкәт иткән.
Урып-җыю сезоны тәмамлангач механизаторлар, комбайнчылар цехта күнегелгән эш урыннарына кайткан. Кайсы кыру станогында, кайсы слесарь, эретеп ябыштыручы булып, башка мөһим тармакларда җитештерүчән хезмәт куя.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев