Реклама
Яңалыклар
“Исламов” хуҗалыгы язгы чәчүгә әзер
Көннәр шулай матур торса, ун көннән чәчүгә керешәбез, ди хуҗалык җитәкчелеге.
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының Сөренчәк, Олы Чакмак, Иске Чакмак, Метрәй, Вәрәшбаш, Мөслим, Ольгино басуларында барлыгы 9078 гектар чәчүлек җире бар. Бүгенге көндә хуҗалыкта чәчүлек орлык калибровкалау төгәлләнгән, мөһим кампания чорына 800 тонна минераль ашлама әзерләнгән.
– “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы быел да язгы чәчүгә ныклы әзерлек белән килә. Хуҗалыкның тракторлары да, тагылма агрегатлары да, чәчкечләре дә әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалык бөртекле культуралар үстерү буенча алдынгылыкны бирми. Быел алар 6810 мең гектар мәйданда язгы бодай чәчәргә планлаштыра. “Агромастер” компаниясендә җитештерелүче энергия ресурсларын саклау технологиясенә корылган техника кулланалар, икмәкнең үзкыйммәтен киметүне максат итеп эшлиләр – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Быел “Исламов” хуҗалыгы басуларында ун данә киң колачлы чәчү комплекслары эшләячәк.
– Безнең агрегатлар җитештерүчәнлеге белән аерылып тора һәм чыгымнарны да шактый киметә. Чәчү комплексы аерым хезмәт күрсәтүне һәм чыгымлы ремонт таләп итми. Агрегатларда чәчүлек материалның һәм ашламаның күләмен, тизлекне, чәчүнең мәйданын чагылдыручы “Арыш” электрон контроль системасы куелган. Дисклы чәчү комплекслары алдан эшкәртелгән туфракта чәчү өчен файдаланыла, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов.
Быел “Исламов” басуларында “Агромастер” җитештерү компаниясендә җыелган яңа төр трактор да сынау үтәчәк. Гомумән алганда, хуҗалык басуларындагы эшне компаниянең үзендә җитештерелгән ун “Т-360” тракторы башкарачак. Моңа өстәп чит илдән кайтарылган дүрт “Маккормик”, бер “Нью-Холланд” да язгы кыр эшләрендә катнашачак.
– Катоклауда дүрт “МТЗ-1221” тракторы катнашыр дип планлаштырабыз. Ун көннән язгы чәчүгә керешербез, дип торабыз. Көннәр бүгенгедәй матур торганда чәчүгә керешер өчен киртәләр юк, – ди “Агромастер” компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.
“Агромастер” компаниясе авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүне дәвам итә. Биредә импортны алыштырырлык продукция җитештерелә. Май-июль айларында якын-тирә регионнар өчен 400гә якын агрегат ясарга заказ алганнар.
– Заказларыбыз бик күп. Куәтле техника һәм агрегатларны әзерләү-җитештерүдә проблемалар күрмибез. Комплектлау буенча үзебез да белемне арттырып, элек чит илдә эшләнгән әйберләрне үз көчебез белән ясый башладык, – ди Илгиз Исламов.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев