Ислам Литвага барачак!
4-9 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды.
Россиякүләм бәйгедә Мөслим районыннан биш үсмер катнашты. Россия төбәгенең 40 субъектыннан килгән 473 спортчы арасында райондашларыбыз призлы урыннар яулады.
Егетләребез Россия беренчелегенә узган ярышларда катнашу хокукын узган ел ноябрь ахырында Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә узган бәйгедә алган иде. Районның спорт мәктәбендә шөгыльләнүче дүрт укучы әлеге дәрәҗәле бәйгедә беренче, икенче урыннарны яулады.
– Җирлегебездә спортның армрестлинг төрен үз иткән егет-кызлар елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә минем кул астында утыздан артык укучы шөгыльләнә. Ислам белән Илһам моңа кадәрге ярышларда да сынатмады. 2019 елның маенда алар Мөслимгә зур җиңү белән кайтканнар иде. Грециянең Лутраки шәһәрендә узган Европа беренчелегендә Ислам – ике алтын, Илһам көмеш һәм бронза медальгә лаек булган иде. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган укучыларым биш көн дәвамында барган киеренке ярышларда үзләренең сәләтен, көч-үҗәтлекләрен күрсәтә алды. Коронавируска бәйле былтыр без ярышларда катнаша алмадык. Ләкин җиңүләребез дәвамлы булды. Орелда узган бәйгедә Ислам – икенче, Илһам белән Әмир – өченче, Илина Бариева бишенче урынны яулады. Ярышларга барып кайтуга финанс ярдәме күрсәткән өчен “Техник янгын куркынычсызлыгы үзәге” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Сафинга рәхмәт әйтәсем килә, – ди тренер Ларис Бариев.
Җиңүче егетләребез – Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучылары Ислам Гайнуллин, Илһам Бариев һәм Мөслим урта мәктәбенең 8 классыннан
Әмир Каюмов.
– Спортның бу төре белән дүрт ел шөгыльләнәм. Ларис Хәмбәлович безне “өметле укучыларым” дип, иңгә канатлар куя. Ләкин без беләбез – җиңүләр даими күнегүләр бәрабәренә генә килә. Европа дәрәҗәсендә җиңү яулагач, без моңа үзебез дә ышанып бетмәгән идек. Мөслим тарихында беренче тапкыр булган әлеге җиңүдә тренерыбызның да тырышлыгы зур, – ди Ислам Гайнуллин, зурларча фикер йөртеп.
Орел шәһәрендәге җиңү Исламга Литвада кул көрәше буенча узачак Европа беренчелегенә юллама бирде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле аның вакыты төгәл билгеле түгел әле. Ләкин ярышларны оештыручылар хәлиткеч бәйге быелның җәендә узар, дип планлаштыра. Егетләребез мәктәпне тәмамлагач та, укуларын шушы юнәлештә дәвам итәргә уйлый. Мөслимгә җиңүләр китергән райондашларыбызга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев