Иске Вәрәш Сабантуеннан фоторепортаж
Иске Вәрәш Сабантуе искиткеч оешкан төстә барды. Бәйрәм мәйданы авыл эчендә урнашуы белән дә уңайлы.
Сабантуйның күрке — милли уеннар. Кул көрәштерү, кашык кабып йөгерү, көянтә белән йөгерү, гер күтәрү, милли көрәш, капчык белән сугышу — райондашларыбыз барысында да көч сынашып карады.
Оештыручылар әйтүенчә, быел спонсорларның ярдәме зур булган һәм бәйгеләрдә җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр әзерләнгән. Төп бүләк, гадәттәгечә, — тәкә.
Бәйрәмне район үзешчәннәре һәм башка авыл, район-шәһәрләрдән кайткан артистлар чыгышлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев