Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

Иске карамалы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. 14 нче август көнне район башлыгы Рамил Муллин, авыл башлыгы Илнур Кәримов, район башлыгы киңәшчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов катнашында Иске Кармалы мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Рамил Муллин мәдәният хезмәткәрләрен, авыл халкын котлап видеопроектор бүләк итте, киләчәктә мәдәният...

Иске карамалы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. 14 нче август көнне район башлыгы Рамил Муллин, авыл башлыгы Илнур Кәримов, район башлыгы киңәшчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов катнашында Иске Кармалы мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Рамил Муллин мәдәният хезмәткәрләрен, авыл халкын котлап видеопроектор бүләк итте, киләчәктә мәдәният йортына кино, балаларга әкият, мультфильм караргада килергә мөмкин булачак. Шулай ук район башлыгы Иске Карамалыда эшләп килүче театрга, ТР ның "Халык театры" исемен бирергә дигән тәкъдим белән дә чыкты. Узган кичә котлауларга, бүләкләргә һәм сөенечле хәбәрләргә бай булды. Авыл үзешчәннәре рәхмәтләрен җиткереп, ремонт ясаган бригадага бүләкләрен бирделәр, авыл башлыгы Илнур Кәримов мәдәният йортына сәгать бүләк итте, "Алга" ПМК "Мелиорация" җитәкчесе Рүзәл Мәүләветдинов котлап күчтәнәчләрен тапшырды. Район башлыгы Рамил Муллин форсаттан файдаланып Рушат Солтановны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алганы белән котлап үтте. Чара бик матур һәм күңелле үтте район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-биюләре белән бәйрәмне тагын да бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев