Исереп урамда йоклап киткән 1979 елгы ир-атка беренче ярдәм күрсәтелгән
Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә барлыгы 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 13е - йөрәк-кан тамырлары авыруы белән. Көннәр кискен салкынаю сәбәпле, кискен респиратур авырулары кимеде, ди табиблар. Алкогольле эчемлекләр эчеп, исереп урамда йоклап киткән, хастаханәгә тәне өшеп китерелгән1979 елгы ир-атка, бозлавыкта таеп егылып, аякларын авырттырган 3 райондашыбызга, кайнар...
Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә барлыгы 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 13е - йөрәк-кан тамырлары авыруы белән. Көннәр кискен салкынаю сәбәпле, кискен респиратур авырулары кимеде, ди табиблар. Алкогольле эчемлекләр эчеп, исереп урамда йоклап киткән, хастаханәгә тәне өшеп китерелгән1979 елгы ир-атка, бозлавыкта таеп егылып, аякларын авырттырган 3 райондашыбызга, кайнар су белән тәне пешеп китерелгән 86 яшьлек әбигә беренче ярдәм күрсәтелгән. 8 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев