Исерек хәлдәге хатын-кыз су коенырга киткән һәм батып үлгән
Урында ачыкланганча, исерек хәлдәге 45 яшьлек хатын-кыз су коенырга уйлаган һәм кире йөзеп чыга алмаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә 18.34 сәгатьтә Әтнә районының Күәм авылы янында бер хатын-кызның батып үлүе турында хәбәр килгән.
Урында ачыкланганча, исерек хәлдәге 45 яшьлек хатын-кыз су коенырга уйлаган һәм кире йөзеп чыга алмаган. Аны әлеге фаҗиганең шаһитлары яр буена чыгарган.
Шунысын да искәртик: хатын-кыз батып үлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган булган.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-07-2021/tatarstanda-iserek-h-ld-ge-hatyn-kyz-su-koenyrga-kitk-n-m-batyp-lg-n-5829884
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев