Исерек хәлдә руль артына утырган 6 райондашыбыз тоткарланган
Яңалыклар

Исерек хәлдә руль артына утырган 6 райондашыбыз тоткарланган

Бәйрәм чорларында исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны артуын искәртә районның ДАИ инспекторлары.

Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче март бәйрәмнәрендә руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырган алты кеше тоткарланган. “Алты кешенең берсе – машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабаттан руль артына утырган. Ел башыннан тоткарланган исерек шоферлар саны 20гә җитте, аларның берсе – 1978 елгы хатын-кыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев