Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнме, яңа тормыш!

Уңышның нигезе - гаилә һәм мәктәп бердәмлегендә

Район укучыларның чыгарылыш кичәсе быел район мәдәният йортында узды. Залда чәчәк букетлары тоткан әти-әниләр, әби-бабайлар һәм укытучылар урын алган. 11 ел элек балалар әти-әниләрен җитәкләп мәктәп бусагасыннан атлап керсәләр, хәзер укучыларны әти-әниләре һәм укытучылары олы тормыш юлына озата.

– Бүген – бик дулкынландыргыч көн: кичәге укучылар кулларына өлгергәнлек аттестаты ала. Укучыларның кайсыдыр фән бәйгеләрендә югары нәтиҗәләргә иреште, кемдер – мәдәнияттә, кемдер спортта Мөслимне танытуда үз өлешен кертте. Һәркайсыгыз уникаль, бердәнбер. Беркайчан да кемнедер кабатларга, кемгәдер охшарга тырышмагыз. Һәрвакыт үз юлыгыз, үз фикерегез булсын! Иң мөһиме – белемле, тырыш булыгыз һәм хезмәтне яратыгыз. Горур һәм көчле булып калыгыз. Киләчәк тормышыгыз матур һәм уңышлы булсын! Безгә сезнең хакта бары тик яхшы фикерләр ишетергә, сезнең җиңүләрегез өчен сөенергә насыйп булсын. Мөгаллимнәргә, тренер һәм педагогларга, әти-әниләргә тирән рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 5 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев