Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исән чакта кадерлик!

Районыбызда ике әфганчының йортына истәлек тактасы куелды.

Әфганчы райондашларыбыз яшәүче йортларга истәлек тактасы кую матур традициягә әйләнде. Истәлек такталарын эшләтүдә “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов спонсорлык ярдәме күрсәтә. Әфганчылар Ринат Харрасов һәм Рамил Ризванов яшәгән йортларга истәлек такталарын кую тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, оешма-предприятие коллективлары, әфган сугышы ветераннары катнашты.
– Районыбызның 128 егете өлешенә хәрби хезмәтне салкын тау климаты хас таулы-ташлы, кайнар кояшлы Әфганстан Республикасы территориясендә, һәр урында дошман уты сагалаган шартларда үтәргә туры килде. Нинди генә авырлыклар күрмәде алар! Әлеге сугышта алты райондашыбызның гомере өзелде. 28 райондашыбыз, исән кайтып та, бүген инде арабызда юк. Хәрби хезмәт юлын намус белән үткән, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга үзләре исән чагында кадер-хөрмәт күрсәтү мөһим. Яшь буын, киң җәмәгатьчелек туган җиребезнең патриотларын белергә бурычлы, – диде районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Ринат Харрасов белән Рамил Ризванов икесе дә – Мөслим авылыннан. Икесе дә Мөслимнең Вахитов урамында яши, икесенең дә әтиләре Бөек Ватан сугышы ветераннары булган. Әфганчылар икесе дә районның ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, заманында әфганчыларның район оешмасын җитәкләгән егетләр.
Хәрби хезмәт һәм әфган сугышы ветераны, запастагы майор Ринат Харрасов 1949нчы елның 26 гыйнварында гаиләдә дүртенче бала булып аваз сала. Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, хезмәт юлын “Калинин” исемен йөрткән колхозда комсомол оешмасы секретаре булып башлый. Бөгелмә училищесында нефтьче һөнәрен үзләштереп, “Әлмәтбурнефть” промыселында бораулаучы булып эшли башлый. 1968-1970 елларда Германия демократик республикасындагы Совет гаскәрләре группасында хезмәт итә. Взвод командиры урынбасары, өлкән сержант Ринат Харрасовның оештыру сәләтен, солдатлар белән эшли белү дәрәҗәсен исәпкә алып, 1970 елның сентябрендә аны Ерак Көнчыгышка – Уссурийскидагы сәяси хәрби хезмәткәрләр әзерли торган училищега җибәрәләр.
– Оясында ни күрсә, очканында шул була, ди халык. Әтиемнең тәрбиясе, шәхси үрнәге миңа өлге булды. Әтием Мөҗәһит Бөек Ватан сугышында “СмерШ” , татарчага тәрҗемә итсәк, “Шпионнарга үлем” дип йөртелүче махсус бүлектә хезмәт иткән, – дип искә алды Ринат абый.
Тәвәккәллеккә килгәндә, Ринат Харрасов әтисен дә уздыра. Ерак Көнчыгышка киткәнче Мөслимгә кайтып китәргә җай таба. Шул арада (өч көн эчендә!) Иске Вәрәш авылы кызы – чибәр, күзләре янып торган Флүрәгә өйләнергә дә өлгерә. Әмма ябык шәһәр Уссурийскиның үз законнары, хатынын үзе белән алып китә алмый Ринат. 
Укулар тәмамлангач, яшь лейтенантны Байкал арты хәрби округына җибәрәләр. 1981 елда хәрби хезмәт юлы үткән, сугышчан һәм сәяси яктан әзерлекле райондашыбызны Төркестан хәрби округына күчерәләр. Әфганстанның Герат провинциясе Шинданд шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә артиллерия дивизионы командиры урынбасары була ул. Р. Харрасов разведка батальонына солдатлар сайлау, дошман базаларын юк итү, дошман тылына рейдлар үткәрү, хәрби хәрәкәтләр алып барырга өйрәтү өчен көч куя. Үзе дә хәрби операцияләрдә катнаша, җиңү шатлыгын да, югалту кайгыларын да кичерергә туры килә аңа.
СССР Югары Советы Указы белән Ринат Харрасов “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен” өченче дәрәҗә ордены, күпсанлы медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Әфганстан Республикасы хөкүмәте исеменнән бирелгән медальләр дә күкрәген бизи.
Харрасовлар нәселендәге дәвамчанлык игътибарга лаек. Ринат абыйның әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит Харрасов улының хәрбиләр тормышын  сайлавын хуплап кабул итә. Ринат абый да оныкларының хәрби юлдан китүен тели. Казан югары танк училищесын тәмамлаган оныгы Русланны Ерак Көнчыгышка – танк хәрби частена хезмәт итәргә җибәрәләр. Анда аңа озак хезмәт итәргә туры килми, махсус хәрби операциягә алына. Танк взводы командиры, лейтенат Руслан Харрасов бәрелешләрнең берсендә авыр тән җәрәхәтләре ала. Бүген ул хәрби госпитальдә дәвалану курслары үтә. 
Әфган сугышы ветераны Рамил Ризванов, “Сельхозтехника” берләшмәсендә бер ел эшләгәч, Казандагы телемастерлар әзерләүче училищега укырга керә. Уку йорты сорагач, Мөслим хәрби комиссариатына хәрби исәп таныклыгы алырга кайта. Тик таныклык урынына хәрби хезмәткә чакыру кәгазе тоттыралар. Рамил белән бергә повестка алган биш егеткә дә: “Монголиягә тимер юл төзергә барасыз”, – дип әйтәләр. Ләкин егетләрне Ташкентка алып киләләр. Егетләр өч ай хәрби өйрәнүләр үтә, сер дә шунда ачыла. Егетләрне Әфганстанның башкаласы Кабулга озаталар. 
Рамил Ризвановны Кабул янындагы автомобиль бригадасына – фәнни-эзләнү институты белгечләрен саклауга билгелиләр. 1982нче елның мартында частька яңа солдатларны китерәләр. Алар арасында Ташкентта калган райондашлары Айрат белән Җәүдәтне күрү Рамилнең шатлыгына сәбәп була. 
– Аллаһы Тәгаләгә әниемнең догалары барып җиткәндер, дошман пулялары мине гел урап үтте. Ләкин Әфганстанда таралган инфекция мине дә аяктан екты. Гепатиттан дәваланырга туры килде, Азатбаш шәһәрендә реабилитация үттем. Дәваланып чыккач, хәрби хезмәтне үзебезнең частьта дәвам иттем, – дип искә алды Рамил Ризванов.
1983нче елның 1 декабрендә хәрби хезмәтне тәмамлап, туган ягына кайта Рамил. Уллары өчен ике ел ут йоткан Гомәр абый белән Мөнирә апаның, туганнарының тормышында иң бәхетле көннәрнең берсе була бу!
Башта Уфадагы “Нефтьхимия” заводында эшли, аннан, Мөслимгә кайтып, нефть куу станциясенә эшкә урнаша Рамил Ризванов. Читтән торып финанс техникумын тәмамлый, салым инспекциясендә хезмәт куя, район социаль тәэмин итү бүлегендә бухгалтер булып эшли. 
– Рамил пөхтәлек, төгәллек ярата. Мөслимлеләр аны оста балыкчы, шәп бильярдчы буларак та белә. Тормыш иптәше Зөлфирә – район поликлиникасында шәфкать туташы. Шундый күршем булу белән чиксез горурланам. Балачактан бергә уйнап үскән сабакташым да әле ул минем, – ди Рәшит Гарипов.
Рамил Ризванов 25 ел дәвамында әфганчыларның район оешмасын җитәкләде. Намуслы хәрби хезмәте, интернациональ бурычны үтәгәндәге тырышлыгы өчен Әфганстан хөкүмәтенең “Рәхмәтле әфган халкыннан” медале, Әфганстандагы хәрби часть командирының Мактау кәгазьләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева

 Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев