Реклама
Яңалыклар
Җирлекне төзекләндерү буенча Мөслим – үрнәк
20 август көнне Мөслимдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Мөслим белән танышты. Кунаклар берничә ел элек Ык буенда төзелгән “Кояшлы Ык” ял зонасын, Бөтенроссия авыл Сабантуена төзелгән “Киләчәк” паркын карадылар, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче “Агромастер” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар. 250 төрдән артык продукция җитештерүче компания бүген чит илләр белән дә хезмәттәшлек итә.
Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар янында “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдында да булды кунаклар. Биредә яшәүчеләр республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен дә җиткерде. Балалар сәнгать мәктәбендә узган ел хөкүмәт программасы нигезендә капиталь ремонт узды. Сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлауга федераль бюджеттан – 32 млн сумнан артык, республика казнасыннан 23 млн сумнан артык акча тотылган. Бинаның түбәсе, тәрәзәләре алыштырыллды, фасады тышланды. Инженерлык коммуникацияләре яңартылды. Эчке өлештә дә зур эшләр башкарылды. Биредә балалар рәсем, җыр, бию, театр сәнгате буенча җиде бүлектә белем һәм тәрбия ала.
Соңыннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Сүз шәһәр төзелешенә карата таләпләр, территорияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру турында барды.
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Мөслим районын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Сигез ел элек район үзәгендәге күпфатирлы йортлар тирәсендә иске сарайлар, ярымҗимерек гаражлар бар иде. Аларны сүткәннән соң, күпфатирлы йортлар ишегалдыннан 5 меңнән артык КамАЗ чүп түгелде. Сарай- гаражлар урынына машина кую урыннары, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалды. Кече архитектура корылмалары куелды, яшел зоналар ясалды. Агачлар утырту эше бүген дә дәвам итә. Районда 38 парк булдырылды. Тротуарлар ясалды.
Хәтерләсәгез, авылларның һәркайсында берничә чүплек бар иде. Төзекләндерү эшләре барышында 70 авылда 300 артык чүплек юк ителде. Авыл җирлекләрендә су челтәрләре яңартылды, юлларга гравий түшәлде, урамнарга яктырткычлар куелды.
– Авылларда төзекләндерү эшләре нигездә үзара салым программасы хисабына ясалды, – диде Рамил Муллин. –Бүген районда икенче этап – җирлекне матурлау эше бара.
– Әлеге киңәшмәне үткәрү өчен юкка гына Мөслимне сайламадык, – диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Мөслим районында тормышка ашырылучы программалар башка район-шәһәрләрдә дә эшли. Шунысы кызыклы: Мөслимдә авыл җирлегендәге мөмкинлекләр шәһәр уңайлыклары белән үрелгән, төзекләндерү мәсьәләләре комплекслы хәл ителгән. Шундый ук шартларны башка җирлекләрдә дә булдырырга мөмкин.
– Мин Мөслимдәге үзгәрешләрне, яңалыкларны Рамил Муллинны район башлыгы итеп куйганнан бирле күзәтәм. Мөслим мисалында без бүген кыска гына вакыт эчендә җирлекне, шуңа бәйле халыкның фикерләү рәвешен дә ни дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкин булуын күрәбез, – диде ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев