Җирлек башлыклары хисап тота
Олы Чакмак авыл җирлеге 2021 ел нәтиҗәләре буенча районда беренче урынга чыккан. Рус Шуган авыл җирлеге әлеге рейтингта – өченче урында.
Рус Шуган авыл җирлегендә 232 хуҗалыкта 300дән артык эре терлек асрыйлар. 4 фермер хуҗалыгы, 18 үзмәшгуль бар. Үзмәшгульләр төзелеш-ремонт, тегү эшләрен башкара, чәчтараш хезмәтен күрсәтә. Юлларны ремонтлау, кардан чистарту, үлән чабу да аларга йөкләнгән.
Узган ел үзара салым хисабына юлларга гравий җәелгән. Рус. Шуганда һәм Смыловка якларында юлларны тигезләү, кышын кардан чистарту да үзара салым ярдәме белән башкарылган. Җирлектә 16 яктырткыч алыштырылган. Экстрим-парк ясалган һәм аңа 400 метр озынлыгында койма коелган. Балалар мәйданчыгы да куйганнар. Быел үзара салым хисабына күпер ремонтлау планлаштырыла. Юлларны төзекләндерү, кышын кардан чистарту, урам утларын алыштыру да үзара салым хисабына башкарыла. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен үзара салымны җирлектә яшәүче һәр кешедән 1 мең сум күләмендә җыярга булганнар.
Рус. Шуган төп белем бирү мәктәбендә җиде класс-комплектта 35 укучы белем ала. Мәктәпкәчә төркемгә биш бала йөри. Узган ел үзара салымның 70 меңен мәктәп ихтыяҗлары өчен тотканнар (мәктәп ишегалдына утлар куелган). Рус. Шуган мәктәбе Россия президенты грантларында актив катнаша. Грант хисабына мәктәп авылда өч музей ачты.
Җирлектә дүрт авылга ике ФАП, мәдәният йорты, китапханә, чиркәү эшли.
– Раштуа, Качману, Пасха кебек бәйрәмнәргә күрше авыллардан да килүчеләр күп, – ди Рус.Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. – Район күләмендә узучы мәдәни чаралар да күп. Узган ел Троицада Шуганның 300 еллык юбилеен да билгеләп үттек.
Узган ел авылның “Черемушки” ансамбле, “Каравон” Бөтенроссия рус халык җырлары фестивалендә катнашып, сәхнә костюмнары тектерү өчен 400 мең сумлык сертификатка ия булган. Алай гына да түгел, Рус. Шуган авыл җирлеге “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия бәйгесенең “Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтә тәэмин итү” номинациясендә икенче ел рәттән беренче урынны ала!
Иң борчыганы – халык саны кими. Соңгы биш елда җирлектә 52 кеше вафат булган, 13 бала туган. 27 кеше җирлектән күчеп киткән.
Олы Чакмак авыл җирлегендә дә шул ук хәл. Биш елда халык саны 45 кешегә кимегән (36 кеше вафат булган). 19 бала дөньяга тәүге авазын салган, аларның да күпчелеге җирлектә яшәми (теркәлү урыны буенча – Олы Чакмак). 144 хуҗалыкта 445 кеше гомер кичерә. Авыл район үзәгенә якын урнашкан. Шул сәбәпле “район үзәгенә йөреп эшләүчеләр, шуның хисабына авылда калучылар бар әле”, – ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.
Олы Чакмак 2021 ел нәтиҗәләре буенча районда беренче урынга чыккан, эшмәкәрлек буенча җирлек – икенче урында. Авыл эшмәкәрләренең (12 кеше) күпчелеге сәүдә, йөк ташу белән шөгыльләнә.
Олы Чакмак төп мәктәбендә 38 бала укый, балалар бакчасына 8 сабый йөри. Җирлектә ФАП, мәдәният йорты, китапханә эшли.
Узган ел үзара салым хисабына зират капкалары алыштырылган, авыл урамы төзекләндерелгән, урам исемнәре эшләнгән. Халык көнкүрешеннән канәгать. Урамнарны яктырту, юллар торышы, су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Һәр кешенең ихатасында кое бар. Җирлек башлыгы район җитәкчелегеннән буаны һәм янгын сүндерү машинасын ремонтлауда ярдәм итүне сорады. Халыктан сораулар яңгырамады.
Римма Афзалова.
АЙРАТ ФАЗЫЛОВ ФОТОСЫ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев