Реклама
Яңалыклар
Җирлегебездә өмәләр дәвам итә
Җирлегебезнең чисталыгын кайгырту – һәркемнең изге бурычы.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Мөслимебездә өмәләр бара. 3 май көнне районкүләм өмә узды. Чарада оешма- предприятиеләр дә, лаеклы ялдагы өлкәннәр дә, балалар да – чисталыкка битараф булмаган һәркем катнашты.
– Мөслим ра й о ны соңгы елларда күзгә күренеп мат ур айды, төзекләнде. Тик матурлыкны саклый белергә дә кирәк. Райондашларыбызның туган җиребезнең чисталыгына битараф булмавы сөендерә. Быел да төп көч Сабантуй мәйданын җыештыру- чистартуга, зиратларны тәртипләүгә юнәлтелә. Өмәләрдә кунакларның да җиң сызганып эшләвен күреп сөендек. Өмәдә корыган ботаклар киселде, территорияләр чүптән һәм корыган яфраклардан арындырылды, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Күмәк көч тау күчерә. Мөслимебез дә күзгә күренеп матурланды, чистарды. Өмәдә 800гә якын кеше катнашты, чүп чыгару өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенеке белән бергә башка оешма- предприятиеләрнең дә техникасы (барлыгы – 20 берәмлек) җәлеп ителде. Өмәләр дәвамында 300 кубометр кипкән яфрак җыеп алынган. Азнакайның “Гринта” оешмасы көнкүреш калдыклары полигонына 500 кубометр чүп чыгарган.
– Табигатькә зыян салмас өчен яфраклар, черегән ботаклар, сынган куаклар черемә өчен җиргә күмелде. Шешә, пластик савыт кебек каты чүп-чар көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Райондашларыбызның өмәдә бердәм булып, актив хезмәт куюлары эшне тиз башкарырга мөмкинлек бирде. Зиратлар чистарды. Төп йортыбызның тәртиптә булуы – авыл халкының әхлак дәрәҗәсенә дә зур бәя бит ул, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Быел яз өмәләр өчен мөмкинлеген дә бирде. 30 апрельгә кадәр су буйлары, әрәмәлекләрдә чистарту эшләре башкарылды. Май аенда да өмәләр дәвам итәчәк. Территориянең экологик-санитар торышын тикшерү буенча экология полициясе рейдлар да үткәрәчәк.
– Туганнарыбызның каберлекләрен чистарту, зиратларда өмәләр үткәрү кебек изге эшләр ел саен башкарыла. 30 апрель көнне мөслимлеләр яңа зиратта чистарту эшләре белән мәшгуль булды. Авылларда өмәләр 1-2 май көннәрендә үтте дип беләм. Мәңгелек йортларыбызны алга таба да чиста, тәртиптә тотарга насыйп булсын! Изге Рамазан аенда игелекле гамәлләр эшли алуыбызга сөеник. Якыннарыбызның рухы шат булсын, – ди Сәйдә Гайфиева.
Өмәләр әле дәвам итәчәк. Башкача мөмкин дә түгел. Быел Бөтенроссия татар авыллары сабантуе да Мөслимдә узачак бит әле. Кунак килгәндә йорт-җирне тагын бер кат җыештырып чыгу халкыбызның электән килгән матур гадәте булуын онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев