Җир кадерен белә ул
Авыл җирлегендә механизатор һөнәре һәрвакыт мактаулы булды. “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгының эшкә батыр җир кешесе Александр Петров, дүрт дистә елга якын сайлаган һөнәренә тугры калып, үз эшен яратып башкара.
– Александр Маркелович иярләгән К-700 тракторы, “Полесье” комбайны һәрвакыт сафта. Икмәк үстерү өчен техниканы камил белү генә түгел, Александр кебек җирне ярату да кирәктер. Үзенә йөкләнгән эшне җаваплы һәм төгәл итеп башкаруы белән дә үрнәк ул, – ди “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфил Нуретдинов.
Александрның әтисе Маркел да гомер буе шушы җирлектә механизатор булып эшли. Үсмер чагында Саша әтисенең “тимер ат”ыннан төшми дә диярлек. 5 класстан әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
– Әтиебезнең җиргә, техникага булган мәхәббәте абыема да күчкән. Әти дә шулай батырып эшли иде. Аны алыштырыр кеше юк дип, хәтта армиягә дә җибәрмиләр үзен. Заманында 1938 елгы егетләрне, колхозны күтәрергә дип, алып калу мөмкинлеге булган. Александр авыр вакытларда да, хезмәт хакы бик аз түләнгән елларда да яраткан эшенә хыянәт итмәде, – ди бертуганы Владик.
Александр Маркеловичның хезмәт стажы өч дистә елдан артык. 1986 елда Киров өлкәсендә хезмәт итеп кайта да авылда төпләнеп кала. Еллар үтеп, колхозның исеме берничә тапкыр алышынса да, хуҗалык үзенең уңган механизаторын югалтмый.
– Безнең эш иртә яздан башланып, җиргә кар ятканчы дәвам итә. Бүген җир эшкәртүдә йөрим. Күнегелгән, күңел яткан эш булгач, нинди генә авыр вакытта да үкенергә туры килмәде. Солярка исе киемнән генә түгел, җаннан да киләдер инде, – дип елмая Александр абый.
Лилия Шәймиева.
Фото – А. Петровның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев