Ир-ат туганын атып үтергән, аннары үзенә кул салган
Узган якшәмбедә Лаеш районы Пиголи авылындагы йортларның берсендә 52 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар, ул мылтыктан атып үтерелгән булган. Йорт хуҗасының мәетен якындагы урманда тапканнар.
Тикшерү версиясе буенча, 52 яшьлек ир-ат ялларда сөйгәне белән аның атасы янына кайткан. Ир-атлар арасында низаг чыккан. Өлкән яшьтәге ир-ат мылтык алып туганына аткан. Кияү тиешле ир-ат шунда ук үлгән.
Аннары өлкән яшьтәге ир-ат якындагы урманга киткән һәм шунда үзенә кул салган.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев