Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Йөзсез яңалыклар заманы үтте: Экспертлар Татарстан матбугатының киләчәген ничек күзаллый?

«Татмедиа» журналистлар өчен шәхси бренд темасына интенсив үткәрде

Заманча технологияләр медиа өлкәсе белгечләрен яңача эшләргә мәҗбүр итә. Нейрочелтәрләр тиздән журналистларны бөтенләй алмаштырачак, дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ничек итеп журналистка ясалма фәһем заманында үз һөнәрендә кирәкле белгеч булып калырга? Киләчәктә нинди белгечләргә ихтыяҗ булачак? Ни өчен бүгенге көндә шәхси бренд булдыру мөһим? «Татмедиа. Яңа исемнәр» белем бирү интенсивында катнашучылар әлеге сорауларга җавап эзләде.

Интенсивта Татарстанның төрле районнарыннан 30га якын журналист җыелды

«Волга» («Идел») яшьләр үзәгендә узган «Татмедиа. Яңа исемнәр» белем бирү интенсивы Татарстанның төрле районнарыннан 30га якын журналистны җыйды. Алар арасында район газеталары һәм телеканал вәкилләре дә, республика медиалары һәм матбугат хезмәтләре журналистлары да бар иде. «Татар-информ» хезмәткәрләре дә очрашуга зур команда булып барды. Чараның төп темасы шәхси брендка багышланды.

Интенсив спикерларының берсе – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, бүген аудитория журналистның шәхси фикеренә сусаган. Әмма бүгенге матбугатта «йөзсез» яңалыклар арта бара. Алар инде күптән укучыга кызыклы түгел.

«Бүгенге көндә журналистка социаль челтәрләрдә шәхси сәхифәләр алып бару бик мөһим. Без мондый модельне Кытайда күрәбез. Анда медиахолдинг хезмәткәрләре арасында 1,5 меңгә якын инфлюенсер бар. Алар кешеләргә мәгълүмат җиткереп кенә калмый, үз фикере белән уртаклаша һәм аудиториясе белән аралаша», – дип белдерде Шамил Садыйков.

Якын киләчәктә шәхси бренд журналистларның һөнәри үсешен билгеләүче төп фактор булачак. Садыйков фикеренчә, иң мөһиме – социаль челтәрләрдә үз аудиторияң алдында ихлас булу, дөреслекне сөйләү.

«10 елдан журналистика тулысынча персональләшәчәк»

«Бүген журналист өчен шәхси бренд – ул аудиториянең ышанычын яуларга мөмкинлек бирүче төп актив», – дип белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Эльвина Йосыпова фотолары.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iozsez-yanalyklar-zamany-utte-ekspertlar-tatarstan-matbugatynyn-kilacagen-nicek-kuzallyi-5924038

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев